Алмашынучан чыгымнар () — бәясе җитештерү күләменә бәйле булган чыгымнар . Алар гомуми чыгымнарны тәшкил итүче даими чыгымнар белән чагыштырыла. Чыгымнарның үзгәрүчән булуын билгеләүнең төп критерийы — җитештерү туктагач, аларның юкка чыгуы.
Билгеләмә К. Р. МакКоннелл һәм С. Л. Брю фикеренчә, үзгәрүчән чыгымнар — предприятие җитештерү күләмен арттырганда (киметкәндә) гомуми бәясе арта (кими) торган чыгымнар; үзгәрүчән ресурслар бәясе.Макконнелл К. Р., Брю С. Л. Экономикс: принципы, проблемы и политика : [рус.] = Economics: Principles, Problems, and Policies. — М. : Республика, 1992. — Т. 2. — С. 388. — ISBN 5-250-01486-0.
ЗСЭ буенча, үзгәрүчән чыгымнар — бу продуктлар, товарлар яки хезмәтләр җитештерү һәм/яки сату күләменә бәйле чыгымнар .
Алмашынучан чыгымнар — гомуми чыгымнарның бу вакыт аралыгындагы зурлыгы җитештерү күләменә һәм аны реализацияләүгә турыдан-туры бәйле өлеше.
Алмашынучан чыгымнар мисалы булып чимал сатып алуга, хезмәт өчен түләүгә, энергия, ягулык, транспорт хезмәтләре, тарага һәм төрүләргә чыгымнар тора.
Алмашынучан чыгымнар җитештерү күләме арту белән үсә һәм ул кимегәндә төшә.
Даими һәм алмашынучан чыгымнар арасындагы аерма һәр эшмәкәр өчен зур әһәмияткә ия. Алмашынучан чыгымнар белән ул идарә итә ала, чөнки аның зурлыгы җитештерү күләме үзгәрү нәтиҗәсендә кыска гына чорда да үзгәрә. Даими чыгымнар фирма администрациясе контроленнән читтә, чөнки алар җитештерү күләменнән бәйсез рәвештә мәҗбүри төстә түләнергә тиеш.
Җитештерү чыгымнарының чыгарылучы продукция күләменә бәйле рәвештә үзгәрүен анализлау бик мөһим. Фәкать шуның нигезендә генә фирмалар ничек карар кабул итүен, товар җитештерү һәм хезмәт күрсәтүләр күләмен билгеләвен, шулай ук базарда тәкъдим ителүче товарларга бәя куюын аңларга мөмкин. Производство чыгымнарын чагыштыру фирма белән идарә итү, җитештерүнең оптималь күләмнәрен билгеләү һәм тотрыклы керем алу мөмкинлеген ачыклау өчен гаять мөһим.
Шулай итеп, үз бизнесларын нәтиҗәле итеп күрергә омтылучы эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләргә табышны арттыру һәм чыгымнарны киметү хакында уйларга туры килә.
Икътисадта нинди дә булса эшчәнлекнең анык бер уңай нәтиҗәсен эффект, дип атыйлар (мәсәлән, фирма узган елгы белән чагыштырганда күбрәк алган табыш, яки экономияләнгән чаралар суммасы). Эффектлылык эффект зурлыгын аны алуны тәэмин итүче чыгымнар белән чагыштырганда ачыклана.
Искәрмәләр
Төркем:Икътисад