Лев Шәрифуллин, Лев Равил улы Шәрифуллин (Лев Равилович Шарифуллин, 1930 елның 2 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә кантоны, Мөслим — 1988 елның 14 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — агроном, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1983), профессор (1987), Мари АССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы. Мари АССР дәүләт бүләге иясе (1988). 1965—1968 елларда КПССның Әлки район комитеты 1нче секретареӘлки районы җитәкчеләре. Слава-Дан Республики Татарстан.

Тәрҗемәи хәле 1930 елның 2 февралендә Татарстан АССР Минзәлә кантоны (1930 елның 10 августыннан Мөслим районы) Мөслим авылында туган.

Урта мәктәпне, М. Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын гел «бишле»гә тәмамлаган (1953).

Хезмәт юлы 1944 елдан — ТАССРның Мөслим районы Ольгино авылы күмәк хуҗалыгының тракторчы-комбайнчысыШарифуллин Лев Равилович. Слава-Дан Республики Татарстан.

1953—1957 елларда — Бөгелмә районы Соколка МТСы баш агрономы.

1957 елдан — Бөгелмә районы «Соколка» совхозы директоры.

1960 елдан — Балык Бистәсе районы башкарма комитеты рәисе.

1962—1965 елларда — Арчада территориаль колхозлар-совхозлар идарәсендә җитәкче.

1965—1968 елларда — КПССның Әлки район комитеты 1нче секретаре.

1968—1985 елларда — Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында (сугарулы азык җитештерү һәм уңышны программалаштыру мәсьәләләре белән шөгыльләнгән).

1986 елның гыйнварыннан 1988 елның декабренә кадәр — Йошкар-Оладагы Мари дәүләт университетының фән буенча проректоры һәм үсемлекчелек кафедрасы мөдире Проректоры по научной работе МГУ. История Науки Университета

делегаты (1961). 1963—1967 елларда ТАССР Югары Советы депутатыИ. Н. Афанасьев. Шарифуллин Лев Равилович. Tatarica интернет-энциклопедиясе.

Фәнни эшчәнлеге 1967 елда — авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, 1983 елда — «Татарстан АССРда (Идел буе урман-дала зонасы) көзге арыштан югары уңыш алуның фәнни нигезләре һәм алымнары» () темасына авыл хуҗалыгы фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗәләргә диссертацияләр яклаганШарифуллин, Лев Равилович. - Научные основы и приемы получения высоких урожаев озимой ржи в Татарской АССР : зона лесостепи Поволжья. Search RSL. Хезмәтләре , авыл хуҗалыгы культуралары уңышын программалаштыру, технологияләренә багышланган. 191 фәнни хезмәт, 10 китап авторы. Мари АССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы.

Кайбер китаплары «Программалаштырылган уңыш факторлары» («Факторы запрограммированных урожаев»; автордаш, 1974); «Сугарулы кыр көче» («Сила орошаемого поля»; 1977); «Көзге арыш («Озимая рожь»; автордаш, 1981); «Көзге арыш үстерүнең интенсив технологиясе» («Интенсивная технология возделывания озимой ржи»; автордаш, 1989) Шарифуллин Л.Р. Национальная электронная библиотека

Вафаты 1988 елның 14 декабрендә Казан шәһәрендә вафат. Шәмсир зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1966 — Хезмәт Кызыл Байрагы ордены 1987 – медальләр

Искәрмәләр

Әдәбият Шәрифуллин Лев Равил улы / Мөслим — безнең йөрәкләрдә (китапны төзүче Мөҗәһит Әхмәтҗанов). Казан: «Ихлас», 2018. — Б.175. ISBN 978-5-907039-08-7

Сылтамалар Шарифуллин Лев Равилович. Татарская энциклопедия TATARICA Шарифуллин Лев Равилович. Слава-Дан Республики Татарстан Шарифуллин Лев Равильевич. Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан

Төркем:Агрономнар Төркем:Авыл хуҗалыгы фәннәре докторлары Төркем:Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар Төркем:Мари университеты укытучылары Төркем:Мари Ил дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Казанның мөселман зиратында җирләнгән шәхесләр Төркем:ТАССР Югары Шурасы депутатлары Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:КПСС район комитетларының беренче секретарьлары