Абу Бекир Юхъян улы Шабанович (; 22 ноябрь, 1939, Өе, Белорус ССР, СССР) — Беларусь Республикасының мөселман дини һәм мәдәни эшлеклесе, укытучы.Муфтий Абу-Бекир Шабанович переизбран главой Мусульманского религиозного объединения в Республике Беларусь на Х съезде организации/ Беларусь Республиканың милли берләшмәләре ассоциациясе җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы. 2005 елдан «Беларусь Республикасында мөселман дини берләшмәсе» республика дини берләшмәсе рәисе, мөфти.
Биографиясе Абу Бекир Шабанович 1939 елның 22 ноябрендә Өе (Ивье) шәһәрендә Польша-Литва татарлары гаиләсендә туа. Аның бабасының атасы Креводан ерак түгел зур мәчет имамы, бабасы Беларусь мөселманнарының рухи остазы булган, ә әтисе Ивьеда мөселман җәмгыятен җитәкләгән.
Әле бала чагында ук Ивье шәһәренең бер мәчете каршындагы яшерен мәдәрәсәдә 4 ел дәвамында ислам нигезләрен өйрәнә.Мусульманское религиозное объединение в Республике Беларусь. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң тарих һәм физкультура укытучысы булып эшли. КПБ Минск өлкә комитетының идеология бүлегенә эшкә күчерелә. Соңыннан Минскта Советлар Союзы Герое Борис Окрестин исемендәге 65-нче урта мәктәп директоры булып эшли.
1989 елда Белоруссия татарларының «Зикр-уль-Китаб» милли-мәдәни берләшмәсенә нигез сала,Białoruska nazwa: Беларускае грамадзкае аб’яднаньне татараў Зікр уль-Кітаб. анда башка катнашучылар белән бергә Белорус ССРы, ә алга таба бәйсез Беларусь мөселман мәдәни үзәкләрен төзүдә актив катнаша. 2005 елда Беларусь мөселман дини берләшмәсенең 6-нчы чираттан тыш корылтаенда мөфти итеп сайлана.
2006 елда Мөхәммәд пәйгамбәргә карикатураларны яңадан бастырган «Згода» газетасын дин тотучыларның хисләрен хурлауда һәм сәяси провокациядә гаепләп чыга, әмма газета мөхәррире Александр Сдвижковның кулга алынуына да каршы чыга.
Минскида Җәмигъ мәчетен торгызуда катнаша, аны татар җәмгыяте 13 ел төзегән. Мәчет кайчандыр җимерелгән 1901 елгы мәчетнең зурайтылган күчермәсеннән гыйбарәт. Шул ук елда Беларусь мөселманнарының рухи кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен саклауга керткән зур шәхси өлеше өчен «Рухи яңарыш өчен» премиясенә лаек була.
Бүләкләре
«Дуслык» ордены (2025 елның 27 августы, Татарстан, Россия) — рухи-әхлакый традицияләрне саклауга һәм үстерүгә, конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш керткән өчен; Беларусь Республикасы Президентының «Рухи яңарыш өчен» премиясе; «Әл-Фәхр» мактау ордены — Россия мөселманнарының Россия Мөфтиләр шурасыннан иң югары бүләге; Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең «Иман һәм намус» ордены; Иҗтимагый Дипломатия Ордены; «Имам Шамил» ордены — Дагыстанның күпмилләтле халкы алдындагы зур казанышлары өчен (Халыкара Шамил фонды); «Милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыткан өчен» мактау билгесе (Дагыстан Республикасы); Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең «Бердәмлек» медале; Белоруссиянең «атказанган тынычлык урнаштыручы» тынычлык фонды медале; «Союздаш дәүләткә иҗтимагый хезмәт өчен» медале; «Православие бердәмлеге хакына» медале; «Россия фәнен һәм икътисадын торгызу эшендәге казанышлары өчен» Петр I медале; «СССР төзелүгә 100 ел» медале; «Татар дворяннар җыенына 25 ел» медале.
Искәрмәләр
Сылтамалар Три жизни муфтия Абу-Бекира Новы беларускі муфтый ня бачыць праблемаў у адносінах з уладамі В Белоруссии возбудили уголовное дело против газеты в связи с публикацией карикатур на пророка Мухаммеда.
Төркем:Беларус физик культура университетын тәмамлаучылар Төркем:Өе районында туганнар Төркем:Беларус дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Липка татарлары