Алабугада Дмитрий Стахеевка Һәйкәл (, ) — Татарстанның Алабуга шәһәрендә КФУның Алабуга институты (филиал) төп бинасы каршындагы ярымай формасындагы мәйданда XIX гасырның 1 гильдия сәүдәгәре, язучы, эшмәкәр, химаяче Дмитрий Стахеев (1840-1918) истәлегенә куелган һәйкәл. Авторлары — Мәскәү скульпторлары А. В. Головачев һәм В. А. Демченко.

Тарих 2003 елның 10 октябрендә КФУның Алабуга институты (филиал) төп бинасы (Казан урамы, 89) каршындагы мәйданда ачыла. Һәйкәл өчен урын уйлап сайланган, чөнки университет филиалының бинасын (элекке Алабуга епархия хатын-кызлар училищесы) XIX гасыр азагында — XX гасыр башында Алабуганың нәселдән күчүче шәрәфле ватандашы Глафира Федор кызы Стахеева (1847-1927) мәрхүм ире Василий Григорий улы Стахеев (1842-1896) истәлегенә, үзенең 400 мең сум акчасын тотып, салдырган булган.

Тасвирлама Күтәрмә, аслык һәм сыннан торган композициянең гомуми биеклеге 4 м. Язучы сынының биеклеге 2 м. Дмитрий Иван улы Стахеев тезенә китап куеп, борынгы уң аягын сул аягына атландырып утырган итеп, йөзе тыныч, уйчан, кырыс итеп сурәтләнгән. Постаментның алгы ягындагы табличкага «Дмитрий Иванович Стахеев» дип, уң яктагы табличкага рус телендә «Русскому купечеству — благодарные потомки», сул ягындагы табличкага:

...Вершитель божьей воли Уже смахнул крылом своим С моей души земные боли, -И ожил я, хранимый им... Д. И. Стахеев»

дип язылганЮсупов А. П. Елабуга, родная! (презентация).

Искәрмәләр

Чыганаклар Валеев Н. М. Дмитрий Стахеев. Творческий путь писателя. Казан, 1995. Памятник Д. И. Стахееву

Сылтамалар

Һәйкәлнең картадагы урыны Һәйкәл белән Алабуганың Казан урамы панорамасы

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Алабуга һәйкәлләре