Стоиклык, яки стоицизм — Рим һәм грек дөньясында безнең эраның III гасырына кадәр чәчәк аткан эллинистик фәлсәфә мәктәбе. Стоиклыкка безнең чорга кадәр III гасыр башында Афинада Китийлы Зенон нигез сала, аңа Сократның аерым өйрәтмәләре дә җитди йогынты ясый. Стоик физикасы исә Һераклитның өйрәтмәсенә нигезләнә. Стоицизм, барыннан да бигрәк, үзенең мантыйк системасы һәм табигый дөньяга карашларыннан формалашкан шәхси этика фәлсәфәсе булып тора. Аның өйрәтмәсенә караганда, иҗтимагый затлар — кешеләрнең — бәхеткә таба юллары шушы мизгелне хәзерге вакыт итеп кабул итүгә, ләззәткә омтылыш яки авыртудан курку кебек хисләргә үзеңне контрольдә тотарга ирек бирмәүгә, әйләнә-тирә дөньяны һәм табигать сөрешендә безнең өлешебезне аңлар өчен акылыбызны куллануга һәм бергәләп хезмәт куюга, башкаларга гаделлек белән карауга нигезләнә.

Стоиклар үзләренең кеше заты өчен «игелек — бердәнбер яхшылык» дип өйрәтүләре һәм сәламәтлек, байлык, ләззәт кебек тышкы әйберләрне асылда яхшы да, начар да түгел, ләкин «игелек кылу чарасы буларак» кыйммәтле дип санаулары белән аеруча данлыклы. Шулай итеп, стоиклык традициясе, Аристотель әхлагы белән беррәттән, Көнбатышның игелек этикасына карата төп, нигезне тәшкил итә торган карашны формалаштыраSharpe, Matthew. «Stoic Virtue Ethics .» Handbook of Virtue Ethics, 2013, 28—41.. Шулай ук стоиклар билгеле бер деструктив эмоцияләр фикер йөртүдә киткән хаталар аркасында килеп чыга дип санаганнар, аларның фикеренчә, кешеләр «табигатькә ярашлы булган ихтыяр»ны (prohairesis дип атала) хупларга омтылырга тиешләр. Бу шигарьнең интерпретациясе төрле күренешләрне аңлата ала. Алар кеше затының фәлсәфәсен ул әйткән сүзләр түгел, ә аның яшәү рәвеше барыннан да яхшырак чагылдыра дип уйлаганнарJohn Sellars. Stoicism, p. 32.. Яхшы тормыш кичерер өчен, кеше табигый тәртипнең кануннарын аңларга тиеш, чөнки стоиклар һәрнәрсәнең тамырлары табигатькә барып тоташа дип санаганнар.

Күп кенә стоиклар, әйтик, Сенека һәм Эпиктет, «бәхет өчен игелек тә җиткәнгә күрә», хикмәт иясе бәхетсезлеккә карата эмоциональ яктан тотрыклы булырга тиеш дип санаганнар. Бу ышаныч «стоик тынычлык» яки «стоик сабырлык» дигән гыйбарә белән охшаш, ләкин бу гыйбарә «радикаль этик» стоикларның, бары хикмәт иясе генә тулысынча ирекле була ала һәм барлык әхлакый кимчелекләр тулысынча бозык, дигән карашын үз эченә алмыйStoicism, Stanford Encyclopedia of Philosophy.. Нигез салынганнан башлап, стоик тәгълиматы Рум империясендә киң тарала, аның тарафдарлары арасында император Марк Аурелий да була. Безнең чорның 4 гасырында христианлык дәүләт диненә әйләнгәч, стоиклык юнәлеше авыр хәлдә кала. Гасырлар узгач, ул берничә тапкыр яңадан күтәрелә, бигрәк тә Яңарыш чорында (неостоицизм) һәм Яңа Вакытта (хәзерге стоицизм) аеруча игътибарлы лаеклы күтәрелешләр була.

Этимология «Стоик» сүзе борынгы грек телендәге stōïkos сүзеннән алынган, анда ул «стоаныкы [портик яки болдырныкы]» дигәнне аңлата. Грек сүзе исә Афиналардагы Стоа Поикиле, яки «Бизәкле стоа» исемле урын белән бәйле, заманында монда стоиклыкка нигез салучы фәлсәфәче Китийлы Зенон белем биргәнhttps://www.merriam-webster.com/dictionary/stoic.

Төп мәсләкләр Стоиклар дөньяга формаль мантыйктан, монистик физикадан һәм натуралистик этикадан торган бердәм караш тәкъдим иткәннәр. Шулар арасыннан алар әхлакны кеше белеменең төп юнәлеше дип ассызыклаганнар. Хәлбуки, аларның мантыйк тәгълиматлары соңрак яшәгән фәлсәфәчеләрне ныграк кызыксындырган.

Стоиклык, деструктив эмоцияләрне җиңәр өчен, үзеңне контрольдә тотуны һәм тотнаклык-чыдамлыкны үстерергә кирәк дип өйрәтә; бу фәлсәфә фикеренчә, саф һәм хак фикер иясе булу универсаль акылны (логосны) аңларга мөмкинлек бирә. Стоиклыкның төп аспекты кеше затының этик һәм әхлакый иминлеген яхшыртуны үз эченә ала: «Игелек Табигать белән килешә торган ихтыярдан гыйбарәт»Russell, Bertrand. A History of Western Philosophy, p. 254. Бу мәсләк шулай ук шәхесара мөнәсәбәтләр өлкәсенә дә кагыла; «усаллык, көнчеллек һәм көнләшүдән азат булу», һәм хәтта колларны да «башка кешеләр белән тигез дип санау, чөнки барлык кешеләр дә табигатьтән чыккан»Russell, Bertrand. A History of Western Philosophy, p. 253..

Стоик этикасы детерминистик перспективаны, ягъни вакыйгаларның алдан билгеле бер сәбәпләргә бәйле булуын яклый; стоиклык игелеге җитеп бетми торган кешеләр хакында Клеанс бервакыт шулай дигән: «явыз кеше, арбага бәйләнгән эт сыман, арба кая барса, ул да шунда барырга мәҗбүр». Игелекле стоик исә, киресенчә, үзенең ихтыярын үзгәртеп, аны дөньяга яраклаштырыр иде һәм, Эпиктет сүзләренчә, «авыру, ләкин бәхетле, куркыныч астында, ләкин барыбер бәхетле, үлем түшәгендә, ләкин барыбер бәхетле, сөргендә, ләкин бәхетле, мәсхәрәләнгән, ләкин бәхетле» булыр иде, шул рәвешле, «тулысынча автоном» индивидуаль ихтыярны, шул ук вакытта, «бердәм берлек тарафыннан бик каты детерминлаштырылган» галәмне барлыкка китерер иде. Соңрак бу карашларны «Классик пантеизм» дип атый башлыйлар (аны һолланд фәлсәфәчесе Барух Спиноза кабул итә)Charles Hartshorne and William Reese, "Philosophers Speak of God," Humanity Books, 1953 ch 4.

Тарих

Стоиклык беренче чиратта Эллинистик дөньяның һәм Рум империясенең белемле элитасы арасында популяр була, Гилберт Мюррэй сүзләренчә, аның популярлыгы шулкадәр дәрәҗәгә җитә ки, хәтта «Александрның барлык варислары да диярлек үзләрен стоиклар дип атаганнар»Gilbert Murray, The Stoic Philosophy (1915), p. 25. In Bertrand Russell, A History of Western Philosophy (1946)..

Безнең эрага кадәр 301 ел тирәсеннән башлап, Зенон Стоа Поикиледа («Бизәкле стоа»да) үзенең фәлсәфәсен өйрәтә башлый. Бу урын, ягъни стоа хөрмәтенә фәлсәфәне стоицизм (стоалык) дип атый башлыйлар. Шул чорның башка фәлсәфә мәктәпләреннән, мәсьәлән, Эпикурейчылардан, аермалы буларак, Зенон үзенең тәгълиматын җәмәгать урынында таратырга карар кыла. Стоа исә шундый урын була: бу ачык колоннада Афинаның төп мәйданына, Агорага таба караган.

Зенонның идеяләре киниклардан үсеп чыга, ә аларның нигез салучысы Антисфен исә Сократның укучысы булган. Зенонның иң абруйлы тарафдары Хриссип хәзер стоиклык дип атала торган юнәлешне формалаштыра. Ахыргы рум стоикларының игътибар үзәгендә исә тормышны Галәм белән (аның өстендә туры идарә юк) һармониядә алып бару булган.

Гадәттә галимнәр Стоицизм тарихын өч чорга бүләләр: Әүвәлге Стоа, нигез салучы Зеноннан алып Антипатерга кадәр; Урта Стоа, Панетий һәм Посидонийны да үз эченә ала; Ахыргы Стоа Музоний Руфус, Сенека, Эпиктет һәм Марк Аурелийны үз эченә ала. Беренче ике чорга караган стоик фәлсәфәчеләренең бер хезмәте дә тулысынча сакланмаган. Ахыргы Стоа чорындагы рум текстлары гына исән калганA.A.Long, Hellenistic Philosophy, p. 115..

Мантыйк Тәгъбирләр мантыйгы Зенонның остазларының берсе, Диодор Крон, мантыйкның хәзерге көндә тәгъбирләр мантыйгы (пропозициональ мантыйк) дип атала торган төрен, Аристотельнең төшенчәләр мантыйгыннан бик тә аерыла торган, тәгъбирләргә нигезләнгән үзенчәлекле юнәлешен уйлап тапкан һәм аны үстергән. Күпмедер вакыттан соң Хриссип соңрак стоик мантыйгы дип атала башлаган системаны үстергән, аның эченә ул Аристотель силлогизмнарының «көндәше» дип санарлык стоик силлагистикасын да керткән. XX гасырда стоик мантыйгы белән кызыксыну яңадан барлыкка килде, чөнки бу вакыттагы мантыйкта яңа мөһим хезмәтләр тәгъбирләр мантыйгына нигезләнгән иде. Сусанна Бобзен язуынча, «Хриссипның фәлсәфи мантыйгы белән Готтлоб Фредж үстергән мантыйк арасындагы охшашлыклар аеруча күзгә ташлана» Stanford Encyclopedia of Philosophy: Susanne Bobzien, Ancient Logic .

Бебзон шулай шуны да искәртә: «Хриссип асылда бүгенге мантыйк өйрәнә торган һәр темага диярлек караган 300 мантыйк китабын язган, бу темалар арасында сөйләм акты тәгълиматы да, җөмлә анализы да, берлек һәм күплек әйтелмәләр дә, предикат төрләре, индекслар, экзистенциаль гыйбарәләр, шартлы бәйләгечләр, инкарь итүләр, дизъюнкция, шартлы гыйбарәләр, мантыйклы нәтиҗәләр, аргументларның гамәлгә яраклы формалары да, дедукция теориясе, гыйбарәләр мантыйгы, модаль мантыйк, вакыт мантыйгы, эпистемик мантыйк, фаразлар мантыйгы да, императивлар мантыйгы, ике мәгънәлелек һәм мантыйк парадокслары да бар» Stanford Encyclopedia of Philosophy: Susanne Bobzien, Ancient Logic .

Категорияләр Стоиклар фикеренчә, барлык яшәеш (ὄντα) — матди, ләкин барлык әйберләр дә (τινά) андый түгел. Алар абстракт һәм конкрет җисемнәр арасындагы аерманы кабул итсәләр дә, Аристотельнең саф дәрәҗәдә гәүдәсез (җисемсез) яшәешкә ышануы белән ризалашмаганнар. Шулай итеп, алар Анаксогорга хас булган фикер белән — әгәр әйбер кайнар булса, моның сәбәбе универсаль кайнар җисемнең бу әйбергә керүе аркасында — дигән идея белән ризалашканнар (моны Аристотель дә кабул иткән). Ләкин, Аристотельдән аермалы буларак, алар бу идеяне барлык акциденцияләргә туры килерлек итеп киңәйткәннәр. Шулай итеп, әгәр дә объект кызыл булса, моның сәбәбе универсаль бер кызыл җисемнең объектка керүендә.

Алар дүрт стоик категорияләре бар дип санаганнар. Субстанция (ὑποκείμενον) Башка барлык әйберләр дә ясала торган башлангыч матдә, формасыз субстанция, ousia’'). сыйфат (ποιόν) Матдәнең аерым объект формалаштыру өчен оешу рәвеше; стоиклык физикасында, матдәне җанландыра торган физик ингредиент (pneuma: сулыш). Ничек тә булса (πως ἔχον) Объектта турыдан-туры булмый торган конкрет сыйфатлар, мәсәлән, зурлык, рәвеш, гамәл һәм халәт Нәрсәгә дә булса карата ничек тә булса (πρός τί πως ἔχον) Башка күренешләргә кагыла торган сыйфатлар, мәсәлән, объектның вакыт һәм фәзада башка объектларга карата урыны.

Эпистемология Стоиклар бары тик акыл ярдәме белән генә нәрсәне дә булса белеп була дип санаганнар. Хакыйкатьне ялгыш фикердән аерып була, гәрчә чынбарлыкта якынча дөрес фикергә генә килеп булса да. Стоиклар фикеренчә, безнең тою органнары гел нидер сиземли: предметлардан күчә торган пульсацияләр тойгылардан акылга китә, анда исә алар күзаллауда тәэсирләр (фантазия) калдыра (акылның үзендә туган тәэсирләр фантазма дип йөртелә) VII.49 .

Акыл тәэсир-кичерешләрне хөкем итә, ягъни раслый яки инкарь итә алу мөмкинлегенә ия. Бу мөмкинлек синкататесис (συγκατάθεσις, synkatathesis) дип атала, ул чынбарлык турында дөрес тәэсирне ялганнан аерырырга булыша. Кайбер тәэсир-кичерешләр шунда ук расланырга мөмкин, башкалары исә төрле дәрәҗәдә тулысынча ышанычлы булмаган фикер дип карала, аларына ышану яки фикер (докса) буларак карыйлар. Бары тик акыл аша гына нәрсә дә булса төгәл аңлаешлыга һәм ышанычлыга (каталепсис) әйләнә. Стоик хәкиме ирешә торган билгеле һәм хакыйкый белемгә (эпистема) ирешү өчен ышанычлы белем яшьтәшләрнең тәҗрибәсе һәм кешелекнең уртак фикер сөреше белән чагыштырылырга тиеш.

Физика һәм космология Стоиклар фикеренчә, Җиһан — ул Алла яки Табигать буларак билгеле булган матди һәм фикерле субстанция. Ул ике төрле була: актив һәм пассив. Пассив субстанция — «зәгыйфь булып яткан, теләсә нинди шәкелгә китереп булган, әмма үзе генә файдасыз, эшсез кала торган»Сенека, Хатлар, lxv. 2. матдә. Актив субстанция исә Тәкъдир яки Гомуми Акыл (Логос) дип атала, ул пассив материягә тәэсир итә торган интеллектуаль эфир яки «әүвәлге ялкын»нан гыйбарәт.

Аерым җаннар табигатьләре белән үк бозылырга сәләтле; алар, Галәмнең әүвәлге сәбәбенә (logos spermatikos) яңадан кайтарылып, ялкынлы табигать тарафыннан йотыла ала)Марк Аврелий, Уйланулар, iv. 21. Дөрес Акыл кешелекнең дә, галәмнең дә нигезе булганга күрә, яшәүнең максаты — Акылга нигезләнеп, ягъни табигатькә тугры булып гомер сөрү.