Шәһәр көе — XIX гасырның икенче яртысында татар шәһәр мәдәнияте шартларында формалашкан җыр төре. Ул татар традицион музыкасы белән Аурупа шәһәр музыкасы, аеруча романс жанры йогынтысы кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Тасвирлама XIX гасыр ахырында шәһәр һәм авыл тормышы арасындагы аермалар көчәя. Шәһәрләрдә мәдәни тормыш җанлана, төрле халыкларның музыкасы белән танышу мөмкинлекләре арта. Бу хәл татар музыкасына да йогынты ясый: традицион бертавышлы җырлар белән беррәттән, гармоник фикерләүгә һәм аккомпанементка җайлашкан яңа көйләр туа.

Шәһәр көйләре гадәттә җиңел истә кала торган мелодияләре, лирик эчтәлекләре һәм инструменталь озату белән башкаруга уңайлы булулары белән аерылып тора. Аларның мелодик төзелеше татар халык музыкасының милли үзенчәлекләрен сакласа да, гармоник үсешендә һәм форма төзелешендә Аурупа музыкасының йогынтысы сизелә.

Тикшеренүчеләр фикеренчә, шәһәр көйләре калыплашуга рус шәһәр романсы зур йогынты ясаган. Татар шәһәр җырлары романстан лирик образларны, җиңел истә кала торган көй төзелешен һәм гади аккомпанемент мөмкинлекләрен үзләштергән. Шул ук вакытта алар татар музыкасының интонацион үзенчәлекләрен, милли ритмикасын һәм мелодик фикерләвен саклап калган.

XX гасырда шәһәр көйләре татар профессиональ музыкасы үсешенә дә йогынты ясый. Алар композиторлар иҗатында, театр һәм эстрада музыкасы үсешендә киң кулланыла.

Мисаллар

Ай, былбылым Каз канаты

Әдәбият Җ. Фәйзи Халык җәүһәрләре. Казан, 1971. А. Абдуллин. Татарская народная песня: Тематика, жанры и некоторые особенности народного исполнительства. 1971 М. Нигъмәтҗанов Татар халык җырлары / М. Нигъмәтҗанов .— Казан : Татарстан китап нәшрияты, 1976 .— 216 б. Я. Гиршман. Очерки по истории татарской музыки. 2019. З. Сайдашева. Татарская музыка: история и современность. Казань, 2008.

Төркем:Татар музыкасы