Халит Миңнегалиев, Халит Хәмит улы Миңнегалиев (Халит Хамитович Миннегалиев (МинигалиевИП Минигалиев Халит Хамитович. rusprofile.ru); 1958 елның 11 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Яңа Әлем) ― рәссам, сынчы. Казанның В. И. Ленин исемендәге мәдәният сарае баш рәссамы. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай (1886―1913) һәйкәлләре һәм бюстлары авторы буларак билгеле.
Тәрҗемәи хәле 1958 елның 11 декабрендә Татарстан АССР Актаныш районының Яңа Әлем авылында, район газетасы журналисты, шагыйрь Хәмит Миңнегалиевның (1930―2006) 6 балалы гаиләсендә туган. Әнисе МофавазаФ. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш — туган җирем. Икенче басма. К.: 2010. — Б.466..
Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлаган.
Казанның В. И. Ленин исемендәге мәдәният сараенда (хәзерге В. И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексы Культурно-досуговый комплекс имени В. И. Ленина) (Копылов ур., 2а) баш рәссам булып хезмәт иткән Уфада Фидан Гафаровка бюст куелды. Татар-информ, 26.01.2026.
Төп хезмәтеннән тыш вакытларда сыннар ясау белән мавыккан. Актаныштагы Җиңү һәм Мәдәният паркындагы сыннар, Татарстандагы 5 Җиңү паркы, 15 авылдагы һәйкәлләр, 40 Советлар Союзы Герое, Социалистик Хезмәт Герое, атаклы шәхесләр бюстлары авторы.
Паркларга, һәйкәлләргә кую өчен 120 мең Бөек Ватан сугышы яугирләренең исемнәрен таш плитәләргә язган.
В. И. Суриков исемендәге Россия сәнгать институтының Казан филиалына кую өчен күренекле рәссам-нәкышче Н. И. Фешинның (1881―1955) бюстын ясау бәйгесендә җиңү яулаган.
Кайбер хезмәтләре 2015 ― Азнакайда, «Тарсус» паркында Габдулла Тукай һәйкәле бюсты авторы10 июля в Азнакаево состоится торжественное открытие памятника татарскому поэту Габдулле Тукаю. Азнакаевский муниципальный район, 8.07.2015. 2017 ― Актаныш районы Мәдәният йорты янында Әлфия Авзалованың стеласы Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты. Актаныш яңалыклары. 2017 ― Актанышта, Җиңү һәм Мәдәният паркында Габдулла Тукай һәйкәлеВ Актаныше прошло ряд важных мероприятий. Актанышский муниципальный район, 27.11.2017В Актаныше открыли памятник Габдулле Тукаю. Актанышский муниципальный район, 28.11.2017. 2019 ― Актаныш районы туган як музеенда, ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышлап, Актаныш районы белән җитәкчелек иткән шәхесләргә багышланган картиналардан торган даими экспозиция ачыла. Картиналарның авторы Халит Миңнегалиев О музее. ГБУ «Актанышский районный краеведческий музей РТ» Гасырлар авазына колак салып. ТР Муниципаль берәмлекләре порталы, 29.04.2019. 2022 ― Тукай районы Яңа бистә мәдәният йорты янындагы территориядә, Габдулла Тукай исемендәге паркта Габдулла Тукай һәйкәлеВ Тукаевском районе РТ открыли памятник Габдулле Тукаю и Дом культуры. Министерство культуры Республики Татарстан, 24.08.2022. 2024 ― Мөслим районы Мәлләтамак авылында Габдулла Тукай һәйкәле (бюст)Рәшит Минһаҗ. Мөслимдә татар әдәбияты көннәре, яки Татар укып карамыйча ышанмый. Безнең мирас, 08.10.2025. 2026 ― Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры музеенда Фидан Гафаров бюстыДилбәр Сөләйманова. Фидан Гафаровның бюстын ясаганнар. «Тулпар», 21.01.2026. 2026 ― Габдулла Тукай һәйкәле (Мөслим)В Муслюмово прошли мероприятия, посвященные 140-летию Габдуллы Тукая. tatarstan.er.ru, 30.10.2026.
Шәхси тормышы Гаиләле. Кызы Алсу, Казан дәүләт төзелеш-архитектура академиясен тәмамлап, архитектор булып эшли.
Фотогалерея
Искәрмәләр
Әдәбият Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш — туган җирем. Икенче басма. К.: 2010. — Б.466. Сылтамалар
Төркем:Татарстан рәссамнары Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Татарстан скульпторлары Төркем:Казан сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар