Джон Винсент Атана́сов (инглиз телендә: John Vincent Atanasoff, болгар телендә: Джон Винсънт Атанасов; 1903 елның 4 октябре, Гамильтон, Нью-Йорк штаты, Америка Кушма Штатлары — 1995 елның 15 июне, Фредерик, Мэриленд штаты, Америка Кушма Штатлары) — Америка физигы, математикы һәм инженер-электрикы, беренче электрон компьютер уйлап чыгаручыларының берсе.

Болгария ФА читтән торып әгъзасы (1985).

Иртә еллары

Джон Атанасов Гамильтонда, Нью-Йорк штатында, 1903 елның 4 октябрендә туган. Аның әтисе Иван Атанасов, болгар эмигранты, инженер-электрик булган; бабасы Апрель фетнәсеннән соң госманлы гаскәрләре тарафыннан үтерелгән булган. Әнисе, американ Айва Луцена Парди алгебра остазы булган. Атанасов Малбори, Флоридада гимназияне ике ел дәвамында математика өлкәсендә мактау белән тәмамлаган. 1921 елда Флоридада, Гейнсвиллда университетка кергән, анда 1925 елда инженер-электрик дипломын алган. Шул ук елның сентябрендә Атанасов Айова штатының Колледжында математиканы укыта башлаган, физика һәм математика буенча диплом эшләре белән җитәкчелек иткән. 1930 елның маенда Мәдисонда Висконсин университетында доктор диссертациясен яклаган. Айова штатының Дәүләт колледжында математика һәм физика ассистент-профессоры булып эшләгән.

Атанасов — Берри компьютеры Башта Джон Атанасов IBM ширкәтенең калькуляторын тигезләмәләр системасын чишү өчен модификацияләп караган, әмма тиздән баш тарткан. 1937 елда ул зур сызыкча алгебраик тигезләмәләр системаларын чишү өчен машина барлыкка китерү белән шөгыльләнә башлаган. Ул фикерен чынга ашыру өчен электрониканы яхшы белән электротехника бүлеген тәмамлаучыны киңәш итү соравы белән инженер факультетының деканына мөрәҗәгать иткән. Декан аңа Клиффорд Эдвард Беррины тәкъдим иткән, ул Атанасовның аспиранты булган. Алар АКШ-да беренче электрон цифр компьютерын эшләгәннәр һәм монтажлый башлаганнар. Атанасов аны Атанасов — Берри компьютеры (Atanasoff-Berry Computer — ABC) дип атаган. Исәпләү машинасы өстендә Атанасов һәм Берри эше 1960-ынчы елларда беренче электрон компьютеры барлыкка килү турында конфликт барышы сәбәпле калкып чыкканчы озак вакыт киң мәгълүм булмаган. Баштан хәзерге сүз мәгънәсендә беренче компьютер ENIAC булып билгеләнгән, әмма 1973 елда АКШ Федераль район суды ENIAC патентын кире чакырырга карар кылган һәм ABC беренче «компьютер» дигән нәтиҗә ясаган.

Бүләкләре 1-енче дәрәҗә «Кирилл һәм Мефодий» Ордены — 1970 ел. Компьютер техникасы пионер — 1984 ел. Холли медале — 1985 ел. Технология һәм инновация өчен АКШ Милли медале — 1990 ел. 1-енче дәрәҗә «Стара-планина» Ордены — 2001 ел. (үлгәннән соң).

Әдәбият «Джон Атанасов» — Николай Бончев, Университетско издателство «Климент Охридски», София, 1990 г. Джон Атанасов и Клиффорд Берри (1988) Atanasoff: Forgotten Father of the Computer (ISBN 0813800323) (1988) The First Electronic Computer: The Atanasoff Story (ISBN 0472100904) (2010) Jane Smiley: The Man Who Invented the Computer: The Biography of John Atanasoff, Digital Pioneer (ISBN 0385527136)

Төркем:Әлифба буенча шәхесләр