Казиранга милли паркы (, , ) — Һиндстанның Ассам штатындагы милли парк. 1985 елдан ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты.

Паркка 1905 елда нигез салына, һәм 2005 елда ул 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Паркны нигезләүдә Һиндстан вице-короле Лорд Джордж Керзонның хатыны баронесса Мэри Керзон мөһим роль уйный.

Казиранга милли паркы биләгән территориянең мәйданы 688 км² тәшкил итә. Аның шактый өлеше Брахмапутра елгасы бассейнына карый. Паркта тропик урманнар, елгалар, болыннар бар. Паркка дөньякүләм танылуны биредә бер мөгезле мөгезборынның дөньядагы иң зур популяциясе (2/3 дөньякүләм сан) булуы китергән. 2018 елның мартында Ассам хөкүмәтенең урман хуҗалыгы Департаменты һәм кыргый табигать мәсьәләләре белән шөгыльләнүче кайбер танылган хөкүмәтнеке булмаган оешмалар белән берлектә үткәрелгән җанисәп буенча Казиранга милли паркында мөгезборын популяциясе 2413 баш тәшкил итә. Ул 1641 олы мөгезборыннан, 387 урта яшьтәге мөгезборыннан һәм 385 баласыннан тора. 2015 елда мөгезборыннар популяциясе 2401 баш тәшкил иткән.

Паркта шулай ук бенгал юлбарысын, һинд филен, аю-губачны, бенгал мәчеләрне, балыкчы мәчеләрне, гаурларны, барасингларны, бинтуронгларны һәм башка бик күп кыргый хайваннарны күрергә мөмкин. Паркта барлыгы имезүчеләрнең 30 дан артык төре бар, шуларның 15 дөньяда юкка чыгу куркынычы астында тора. Казирангта ташбакалар, кәлтәләр һәм еланнарның 40 тан артык төре бар. Паркта кошлар һәм юлбарыслар тыюлыклары бар. Шулай ук юкка чыгу алдында торган хайван төрләре дә бар. Паркта югалып баручы меңгә якын һинд буйволы яши.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Милли паркның сайты 

Төркем:Әлифба буенча саклана торган табигый территорияләр Төркем:ТСХБ II категориясе Төркем:Әлифба буенча бөтендөнья мирасы объектлары