Гаилә хокукы — гаилә мөнәсәбәтләрен, ягъни гражданнар арасында никах, туганлык, балалыкка алу, гаиләгә балаларны тәрбияләү вакытында барлыкка килгән шәхси һәм алар белән бәйле милек мөнәсәбәтләрен көйләгән хокук нормалары системасы.

Юридик күзлектән караганда, гаилә, кагыйдә буларак, үзара никахтан (ир белән хатын), кан кардәшлегеннән (ата-ана һәм балалар, ир һәм кыз туганнар, башка якын туганнар), уллыкка- кызлыкка алудан яисә балаларны гаиләгә башкача урнаштырудан килеп чыгучы хокуклар һәм бурычлар белән бәйләнгән затларның бергә яшәүче берләшмәсен тәшкил итә.

Гаилә әгъзалары — никахтагы ир һәм хатын, ата-ана һәм балалар, уллыкка-кызлыкка алынганнар һәм алынучылар, үги ана һәм үги аталар, үги кызлар һәм үги малайлар һәм башкалар — гаилә хокук мөнәсәбәтләре субъектлары булып тора.

Гаилә әгъзаларының хокукый мөнәсәбәтләр китереп чыгаручы гамәлләре (мәсәлән, никахка керү, ир белән хатынның аерылышуы), шулай ук аларның әйберләре (әйтик, дача, хосусыйлаштырылган фатир) гаилә хокук мөнәсәбәтләренең объектлары булып тора.Меленберг А. Мать-одиночка как мать-героиня «Новая газета» 02.06.2011.

Гаилә тормышындагы аерым бер гамәлләр һәм вакыйгалар (юридик әһәмиятле хәлләр) бәйле рәвештә яңа хокукый мөнәсәбәтләр барлыкка килергә мөмкин. Аерым алганда, мондый вазгыятькә картайган ата-ананың матди мохтаҗлыгы килеп чыгу, ир белән хатынның берсенең үлеме, уллыкка (кызлыкка) алуны кертергә мөмкин.

Гаилә әгъзаларының гамәлләре хокуклы һәм хокуксыз булырга мөмкин. Мәсәлән, тиешле шартларны үтәп никахка керү яисә закон нигезендә баланы мәктәпкә кертү — хокуклы гамәлләр, ә үсеп җиткән балаларның хезмәткә яраксыз ата-аналарын караудан баш тартуы яки баланы карауга алимент түләүдән тайпылу — хокуксыз гамәл..

Искәрмәләр

Сылтамалар

Гаилә хокукы буенча электрон китапханә Гаилә хокукы буенча юристларның сораулар һәм җаваплары Гаилә хокукы. Дәресләр курсы Гаилә хокукы 2019 елның 29 октябрендәге архив күчермәсе

Төркем:Гражданлык хокукы