Өзен (Иске Өзен, ) — Сарытау өлкәсе Ершов районындагы татар авылы, Новорепинский муниципаль берәмлеге составына керә.

Географиясе Авыл Олы Үзән елгасының уң ярында (Алтата елгасы тамагы каршында) урнашкан, ул районның Яршәү шәһәреннән 47 км көньяк-көнчыгышка таба урнашкан.

Тарихы

Өзен авылына 1750 еллар башында авылның хәзерге урыныннан 3 км югарырак нигез салына. 1770—1780 елларга кадәр авыл өч тапкыр үз урынын үзгәртә. Хәзерге урынында XVIII йөз ахырында Саратов губернасының Хвалын өязе татарлары нигез салган.Онлайн — энциклопедия Tatarica.История – село Осинов Гай.

Авылга нигез салучылар Югары Ламау өязенең (1780 елдан Пенза губернасының Чембарск өязе) Завальный станыннан Рәшәтен, Мочалейка, Кикино һәм башкалар авыллардан ирекле күчеп килүчеләр була. XVIII гасыр ахырында Кузнецк өязе Ялгаш, Түбән һәм Урта Әләзән, Хвалын өязләре Иске Мәстәк авылларыннан күпләп татарлар күчеп килә.Хабибуллин А. А., Абдуллин К. Р. Татарские села на реке Большой Узень. — Саратов: Издательский центр «Наука», 2024.- 390 с. : ил

Россия империясенең 1859 елгы мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлегендә дә искә алына. 1859 елда авылда 1,5 меңнән артык кеше яши, 2 мәчете була. Авыл Самар губернасының Яңа Үзән өязенә караган.

1910 елгы Самар губернасы торак пунктлары исемлеге буенча авыл Өзен волостена караган (волосте идарәсе Алтата авылында була), биредә 1526 ир-ат һәм 1595 хатын-кыз яшәгән, авылда элекке дәүләт крестьяннары, башлыча татарлар, мөселманнар яшәгән, 5 мәчете, 5 мәдрәсә-мәктәбе, 8 җил тирмәне була.

1919 елда Сарытау губернасы составына кертелә.

Революция елларында авыл халкы В.Чапаев дивизиясе частьларында сугышкан 1-нче мөселман полкында катнаша башлый. 1919 елның кышында Уральскны саклауда катнашканнар. 1921 елда ввылны Попов-Вакулин отрядлары басып ала. 1920 елда авыл көчле холера эпидемиясеннән зыян күрә. Шул ук елны авылда продотряд белән бәрелеш була. 1921-22 елларда авыл халкы бөтен Идел буендагы ачлыкка дучар була, халыкның яртысы үлеп бетә.

1923 елдан 1928 елга кадәр Өзен Алтата волосте составында. 1928 елдан — Дергачи районында. Авылның ерак җирләрендә, Олы Үзән елгасы агымы буенча югарырак, Өзен авылыннан чыккан кешеләр тарафыннан яңа татар авылы — Югары Өзен нигезләнә (2018 елга кадәр яши). 1929 елда «Кызыл юл» колхозы (1930 елдан — К. Н. Маркс исемендәге колхоз) төзелә.

1935 елдан 1960 елга кадәр авыл Сарытау өлкәсенең Новорепин районы составына керә. Яршәү районы составына — 1960 елдан күчә. 1935 елда Югары Үзән авылы базасында яңа «Сталин юлы» колхозы төзелә. Бөек Ватан сугышында 344 кеше катнаша, 100 дән артык кеше һәлак була. 1961 елдан 1976 елга кадәр авыл хуҗалыгы «им. Поляченко» совхозының III бүлеге составында. 1976 елдан «Осиновгайский» мөстәкыйль совхозы оеша.

Һәр елны Өзен авылында район Сабан туе үткәрелә.

Халык саны Халык санының еллар буенча динамикасы: Еллар18591889189719102002Халык саны1590226723363121582

2021 елда авылда 244 кеше яшәгән, шул исәптән татарлар 92 %, казакълар — 2 %.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2020/21 года».

Шәхесләр

Фәрит Абдразаков — техник фәннәр докторы, профессор, Н. И. Вавилов исемендәге Саратов дәүләт генетика, биотехнология һәм инженерлык университетының «инженерлык эшләрен оештыру һәм идарә итү» кафедрасы мөдире.

Дин

XX йөз башында авылда биш мәчет, алар каршында мәктәпләр эшли (1930 елларда ябылалар). 1914—1917 елларда биредә җәдит мәдрәсәсендә танылган педагог, галим Шиһабетдин Алим улы Рамазанов (1887 елның 20 декабре, Иске Карлыган — 1948 елның 25 октябре, Казан) укыта, ул авылга җирле меценат, сәүдәгәр, эре җир хуҗасы Йосыф Үмәр улы Хәсәнов чакыруы буенча килгән.

1989 елдан авылда 1900 елгы бинада мәчет эшли.Исторической мечети Осинова Гая 125 лет!

Мәгариф

Авылда 1924 елда татар телендә укытыла торган мәктәп ачыла. 1954 елдан татар теле предмет буларак кына өйрәнелә. 1985 елдан урта мәктәп булып эшли. 2014 елга кадәр этномәдәни компонентлы мәктәп буларак исәпләнгән. 2014 елда мәктәп ябыла. Мәктәп бинасында мәдәният йорты урнаша. Җирле мәдәният йортында татар мәдәнияте почмагы булдырыла.

Искәрмәләр

Төркем:Сарытау өлкәсе татар авыллары Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:Ершов районы торак пунктлары