Абзалов Ленар Фиргат улы (1979 елның 7 октябрендә туган) — татар тарихчысы, тарих фәннәре кандидаты (2009), Казан федераль университеның доценты (2024). Алтын Урда тарихы, аның рәсми язма теле һәм канцелярия мәдәнияте буенча төп белгеч. Казан (Идел буе) федераль университетында һәм Шәрәф Рәшидов исемендәге доцент булып эшли.
Тәрҗемәи хәле
Ленар Фиргатович Абзалов Татарстан АССРның Буа районы Түбән Наратбаш авылында туган. Югары белемне Татар дәүләт һуманитар институтында ала. КДУ аспирантурасын тәмамлаган. Профессор М. Г. Госманов җитәкчелегендә 2009 елда «Рәсми язма тел һәм Җучи Улусының канцелярия мәдәнияте» («Официальный письменный язык и канцелярская культура Улуса Джучи») дигән тема буенча кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый. Гыйльми дәрәҗәсе — тарих фәннәре кандидаты.
Педагогик һәм фәнни эшчәнлеге Ленар Абзалов югары уку йортларында егерме елдан артык педагогик стажга ия. Берничә ел дәвамында ул Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында Татарстан тарихы кафедрасы доценты булып хезмәт итә.
2024 елдан башлап ул Үзбәкстанның Шәрәф Рәшидов исемендәге Сәмәрканд дәүләт университеты (СәмДУ) Тарих факультетының Үзбәкстан тарихы кафедрасы доценты булып эшли. Биредә ул студентларга Урта Азия һәм төрки халыклар тарихы буенча белем бирә.
Фәнни кызыксынулары һәм хезмәтләре Галимнең төп фәнни тикшеренү юнәлешләре: Алтын Урданың рәсми телләре, дәүләт аппараты һәм канцеляриясе; Чынгызыйлар дәүләтләрнең дипломатикасы.
Төп хезмәтләре Абзалов Л.Ф. Ханские писцы. Из истории становления и развития канцелярской службы ханов Золотой Орды. Казань: Изд-во «ЯЗ», 2011. – 252 с. Абзалов Л.Ф. Ордынская канцелярия. Казань: Татар. кн. изд-во, 2013. – 311 с. Искәрмәләр
Сылтамалар Казан федераль университеты сайтындагы профиле: https://kpfu.ru/Lenar.Abzalov, Сәмәрканд дәүләт университеты тарих кафедрасы җәмәгатьчелеге: https://www.samdu.uz/ru/pages/ozbek iston_tarixi_kafedrasi1
Төркем:Татар дәүләт гуманитар институтын тәмамлаучыларТөркем:Тарих фәннәре кандидатлары