Said Olur () (чын исеме — Алмаз) — татар музыканты, җырчысы һәм җырлар авторы. Татар телен хип-хоп, инди, электроника, соул, фанк һәм рок белән катнаштыра.

Тәрҗемәи хәле Алмаз Татарстандагы Яр Чаллыда туган. Яшүсмер чагында ул локаль хип-хоп мохиткә эләккән, брейк-данс һәм андеграунд рэп белән мавыккан. Армиядә хезмәт итеп катудан соң музыка яза башлаган.

Баштан әсәрләрен ул рус телендә язган, аннары трекларын татар телендә ясый башлаган. 2016 елда челтәрдә «Kile Yava», «Uyen» һәм «Aldama» треклары чыккан. Башкаручы махсус итеп татар теленең фонетикасы, сүзләрдәге басымнар өстендә эшләгән, аны заманча яңгырауга яраклаштырырга тырышкан.

Иҗаты Said Olur иҗатын хип-хоп башкаручы итеп башласа да, соңрак башка жанрларда да эшләгән. Аның музыкасында беръюлы инди, электроника, соул, фанк, хаус, блюз-рок һәм хип-хоп катнаша. «Enter» билгеләп үткәнчә, аны «татарский Стиви Уандер и Иван Дорн» () дип тә атыйлар.

2017 елда ул өч тректан торучы «Tarafnnan» мини-альбомын чыгарган. Яздыруда zuCYDE АКШ битмейкеры һәм Ujif# Екатеринбург продюсеры катнашкан. Артист сүзләренчә EP өстендәге эш ярты ел чамасы барган.

Иң танылган хезмәтләре — «Kile Yava», «Minem Uram Batr», «Million», «Bangkok Hilton», «Jide», «Svetlana» (Илгиз Шайхразыев белән) һәм «Idel Mama» (Ilgiz белән). Стриминг сервисларында шулай ук «Voyage», «Югалтма» һәм «Papa» (Gauga белән) треклары да бар.

Yummy Music инди-лейблы белән эшләгән. Аннары иҗатын бәйсез артист итеп дәвам иткән.

2019 елда «Minem Uram Batr» җырына видео чыккан. Клип Истамбул татарлары ярдәме белән эшләнгән.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Музыкантлар