+Тарихи Һинд дине халкы Ел Сан 1961 30 000 1971 138 000 1981 278 000 1991 397 000 2001 558 810 2011 835 394

Берләшкән Корольлектә төбәкләр буенча Һинд дине турында мәгълүмат карау өчен: Англиядә Һинд дине, Шотландиядә Һинд дине, Уэльста Һинд дине һәм Төньяк Ирландиядә Һинд дине бүлекләрен карагыз.

Һинд дине Берләшкән Корольлектә 19-ынчы гасырдан бирле бар, чөнки вакытында Һиндстан Британия Империясенең өлеше булган. Англия һәм Уэльс 2011 ел халык санын алу буенча, 817 000 яшәүче (1.5%) үзләрен Һинд дине тарафдарлары дип атаган.

Һинд дине тарафдарлары Берләшкән Корольлектә 2011 ел Берләшкән Корольлектә халык санын алу буенча сан буенча дүртенче дини төркем булган, Христианлыктан (59%), Динсезләрдән (25%), һәм Исламнан (5%) соң. Көньяк Азия чыгышлы кешеләр арасында, Берләшкән Корольлектә Һинд дине тарафдарлары (27%) Көньяк Азия мөселманнарыннан соң (57%) зурлык буенча икенче төркем һәм алар Көньяк Азия Сикхларыннан (14%) күбрәк (2011 ел Берләшкән Корольлек Халык санын алу).

Берләшкән Корольлектә 2001 елда 101 Һинд дине гыйбадәтханәсе булган, моны 2001 елда 614 Мөселман мәсҗеде һәм 193 Сикх гыйбадәтханәсе белән чагыштырып була.R. Gale and C. Peach, Muslims, Hindus, and Sikhs in the New Religious Landscape of England, Geographical Review, 93/4 (2003), pp. 469-490

Ел Процент Артыш 1971 0.25% 1981 0.49% +0.24% 1991 0.69% +0.20% 2001 0.95% +0.26% 2011 1.32% +0.37%

Британия Һинд дине тарафдарлары Британия Һинд дине халкына турыдан-туры Һиндстан суб-кыйтгасыннан килгәннәр, башка илләргә күчеп соңрак Берләшкән Корольлектә яши башлаган Һинд дине тарафдарларының токымнары һәм Берләшкән Корольлектә туган һәм үскән кешеләр. Берләшкән Корольлектә өченче яки дүртенче буын Һинд дине тарафдарларын очрату гадәти хәл. Берләшкән Корольлеккә Һинд дине тарафдарларының өч төп дулкыны булган һәм иң күп санлы Һинд дине миграциясе II Бөтендөнья Сугышыннан соң булган. Беренче дулкын 1947 елда Британиянең бәйсезлеге һәм бүленүе вакытында булган. Шулай ук, 1960 еллар башында Консерватор Сәламәтлек Саклау Министры Рт Хон Енох Пауэлл Һиндстан суб-кыйтгасыннан күп докторлар рекрутлаган.'Enoch Powell was not an out-and-out racist' Икенче дулкын 1970-енче елларда булган, күбесенчә Көнчыгыш Африкадан, бигрәк тә Угандадан Азиялеләрне куудан соң.http://www.ibtimes.com/uganda-legacy-idi-amins-expulsion-asians-1972-214289 Соңрак, җәмәгатьләргә Гайянадан, Тринидад һәм Тобагодан, Маврикийдан һәм Фиджидан кешеләр килгәннәр. Миграциянең соңгы дулкыны 1990 елларда булган, бу Берләшкән Корольлекнең иммиграция сәясәте булган, Берләшкән Корольлектә укырга һәм иммиграцияләргә җиңел булып киткән. Бу дулкын вакытында шулай ук Шри Ланкадан Тамил качаклары һәм Һиндстаннан табибларны һәм программа тәэминаты инженерларын кертеп һөнәр ияләре кергән.

+ Берләшкән Корольлектә Дин буенча халык агымнары Year Һинд дине тарафдарлары Мөселманнар Сикхлар 1961 30,000 50,000 16,000 1971 138,000 226,000 72,000 1981 278,000 553,000 144,000 1991 397,000 950,000 206,000 2001 558,810 1,600,000 340,000 2011 835,394 2,707,000 423,000 Англиядә һәм Уэльста чагыштыру саннары төшенчәләрендә сөйләшкәндә, 2011 ел халык санын алу буенча, 806 000-ле Һинд дине халкы зурлык буенча икенче төркем, алар 1 628 000 Көньяк Азия мөселманнарыннан соң килә. Бу 1991 ел халык санын алуга караганда үсешне чагылдыра, ул вакытта Англиядә һәм Уэльста Һинд дине халкы саны 397 000 булган, моны 703 000 Көньяк Азия Мөселманы һәм 206 000 Көньяк Азия Сикхы чагыштырырга була.R. Gale and C. Peach, Muslims, Hindus, and Sikhs in the New Religious Landscape of England, Geographical Review, 93/4 (2003), pp. 469-490

2011 ел халык санын алу буенча, Берләшкән Корольлектә яшәүче 817 000 Һинд дине тарафдарларының яртысы диярлек Лондон метрополия өлкәсе резидентлары булган.Minority religions mainly in London. National Statistics. Accessed 3 May 2015. Барлык буын Британия Һинд дине тарафдарларының якынча 300 000-е Берләшкән Корольлектә туган булган.

Берләшкән Корольлекнең Һинд дине халкы күбесенчә шәһәр халкы һәм һөнәри һәм менеджер позицияләрендә күп.Robert Berkeley, Connecting British Hindus - An enquiry into the identity and public policy engagement of British Hindus Runnymede Trust, Hindu Forum of Britain (2006) Гомуми халыкка караганда Һинду ир кешеләре күбрәк сәүдәгәрләр булып китә, һәм Һинд дине ир кешеләрнең дә, хатыннарның да гомуми халыкка караганда югары белемлеләр күбрәк. Берләшкән Корольлекнең Милли Статистика Офисы буенча, Британиядә барлык этник азчылыклардан 2011 елда Британия Һинд дине тарафдарларының иң югары икътисади эшчәнлек дәрәҗәсе иде,Full story: What does the Census tell us about religion in 2011? Office of National Statistics, UK Government (May 2013) һәм 2006 елда урта нетто керемнәре 206 000 Британия фунты иде, моны Британия Христианнары өчен урта нетто 223 000 Британия фунты белән чагыштырырга була.Karen Rowlingson, Policy Commission on the Distribution of Wealth University of Birmingham (2012) 20-ел период дәвамында Британия Һинд дине тарафдарларының ярлылык дәрәҗәсе өченче иң түбән булган (Британия Христианнарыннан һәм Британия Яһүдләреннән соң),Anthony Heath and Yaojun Li (2015), Review of the relationship between religion and poverty , Nuffield College, Oxford and University of Manchester һәм 0,5%-та иң түбән арест, мәхкәмәгә тартылу яки төрмәгә ябылу дәрәҗәсе (Британия яһүдләреннән соң - 0,3%), бу Берләшкән Корольлегенең Юстиция Министрлыгы күзәтеп барган барлык этник төркемнәр арасында.Gavin Berman & Aliyah Dar (July 2013), Prison Population Statistics 1991-2012, Social and General Statistics, Ministry of Justice, ONS, UK Government

Гыйбадәтханәләр һәм Оешмалар

Дерби Университеты игъланы буенча Берләшкән Корольлектә Һинд дине тарафдарлары арасында шактый лингвистик һәм теософик аермалар бар, гәрчә аларның уртак Һинд диненең ышанулары, ритуаллары һәм фестивальләре булса да. Берләшкән Корольлекнең Милли Һинд дине Гыйбадәтханәләре Шурасы һәм Һинду Шурасы милли зонтик оешмалар арасында. Берләшкән Корольлектә җәмәгать чараларын һәм иҗтимагый эшләрен оештыра торган төбәк оешмалары бар, мәсәлән, Бирмингемның Һинду Шурасы.

Бөтен Берләшкән Корольлектә эшләүче оешмаларга Берләшкән Корольлекнең Һинду Гыйбадәтханәләрнең Милли Шурасы керә, ул иң иске бөтен Берләшкән Корольлектә эшли торган оешма. Аңа 300 Һинд дине гыйбадәтханәсе һәм Һинду Дине Оешмасы керә. National Council of Hindu Temples UK, accessed 3 August 2009 Берләшкән Корольлекнең Һинду Шурасы төрле Һинду деноминациянең 400 кушылган мәдәни һәм дини оешмасының вәкиле булып тора, боларга гыйбадәтханәләр һәм якынча 300 әгъза оешмасы белән Британиянең Һинду Форумы керә.Affiliates Hindu Council UK, accessed 4 August 2009About us About us, accessed 12 December 2008

Берләшкән Корольлектә 2012 елда 150 Һинд дине Гыйбадәтханәсе бар.LIST OF HINDU TEMPLES IN THE UK National Council of Hindu Temples (UK), accessed 3 May 2015 Лондон даирәсендә генә 30 гыйбадәтханә булган. 30 Temples in the London area Слоу Һинду Гыйбадәтханәсе Слоу Һинду Мәдәни Җәмгыяте тарафыннан төзелгән булган - формаль рәвештә 1981 елда ачылган булган - ул Британия утрауларында максатлы рәвештә төзелгән беренче Һинд дине гыйбадәтханәсе булган. Шулай да Берләшкән Корольлектә беренче Һинд дине гыйбадәтханәсе 1920-енче еллар ахырында Лондонда Эрлс Сарай Яны тирәсендә төзелгән булган һәм якынча дүрт ел эшләгән.Bimal Krishnadas (edited by), Directory of Hindu Temples in the UK, 2004-2006, page 7, published by the National Council of Hindu Trmples (UK), Leicester.

Берләшкән Корольлектә күп Һинду оешмалары бар, шулар арасында Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте (International Society for Krishna Consciousness) (ISKCON), (Зур Лондонда) Нисденда BAPS Сваминараян, Чинмая Миссиясе, Рамакришна Миссиясе һәм Сатья Саи Баба Оешмасы һәрберсенең күпсанлы тарафдарлары бар. Һинду белем бирү оешмасы SHYAM Бхагавад Гитаны, Рамаянаны, Шримад Бхагаватам, Ведаларны һәм Упанишадаларны өйрәтә. Берләшкән Корольлектә иң популяр ышануларга Веданта монизм, Веданта монотеистик һәм төрле сампрадаялар керә.Paul Weller, Hindu Origins and Key Organisations in the UK University of Derby, United Kingdom Берләшкән Корольлекнең 1%-тан азрагы үзләрен Илаһи Тормыш Җәмгыяте, Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте һәм башка оешмалар тарафдарлары дип игълан итә.Paul Weller, Some ‘Other’ Religious Groups in the UK: Key Information University of Derby, United Kingdom

Фестивальләр һәм җәмәгать чаралары

Берләшкән Корольлектә Һиндулар төп фестивальләрне бәйрәм итәләр, мәсәлән, Дивали Бәйрәмен. Өйләр һәм кибетләр бәйрәм утлары һәм ладду һәм барфи кебек татлы бүләкләр белән бизәлә. Биюләр һәм кичәләр кебек җәмәгать чараларында Һинд дине тарафдарлары һәм Һинд дине тарафдарлары булмаганнар бергә катнашалар. Лестерда ел саен Һиндстаннан тыш иң зур Дивали бәйрәме үткәрелә.

Дивали Бәйрәме киңрәк Британия җәмәгате тарафыннан бәйрәм ителә башлады. Принц Чарльз Дивали бәйрәменә Берләшкән Корольлекнең иң мәшһүрләрдән Һинду гыйбадәтханәсенә - Нисденда Сваминараян Гыйбадәтханәсенә барган. 2013 елда, премьер-министр Дэвид Кэмерон һәм аның хатыны Һинду Яңа Елын билгели торган Аннакут һәм Дивали бәйрәмнәрендә Нисденда Сваминараян Гыйбадәтханәсендә меңнәргә кушылганнар. 2009 елдан бирле, Дивали һәр елны Британия Премьер Минситры резиденциясе Даунинг Стрит 10да бәйрәм ителә.

Һинд диненә күчүчеләр

Британия мәшһүр кешесе Рассел Бранд Һинд диненә күчкән. Битлзның әйдәп баручы гитарачысы Джордж Һаррисон Һинд диненә 1960-ынчы еллар уртасында Һинд диненә күчкән. 2001 үлеменнән соң, аны Һинду ритуаллары буенча яндырганнар һәм көлләрен Ганга елгасына ташлаганнар. Фәлсәфәче Джон Леви шулай ук Һинд диненә күчкән. Ромманнар язучы Кристофер Ишервуд Һинд диненә күчеп үлеменә кадәр Һинду булып калган. Һинду галиме Кришна Дхарма (элек ул Кеннет Андерсон буларак мәгълүм булган), Һинд диненә 1979 елда күчкән. 2006 елның сентябренда, атакай Дэвид Ананда Харт Һинд диненә күчкән, шул ук вакытта Англия Чиркәвенең каһине булып калган.http://www.thehindu.com/todays-paper/tp-national/british-priest-in-kerala-in-conversion-debate/article3074555.ece

Берләшкән Корольлектә Һинд дине тарафдарларына карата дискриминация һәм стереотиплар

Раннимед Трасттан авторы Роберт Беркли булган игъланда расланганча Берләшкән Корольлектә Һинду җәмәгать төркемнәре һәм оешмалары систематик рәвештә эзәрлекләнәләр һәм дискриминациягә дучар булалар дип әйтелгән. Алар көнкүрештә массакүләм чаралары тарафыннан тигезсезлеккә, максатка һәм стереотипка дучар була, бу Һинду җәмәгатен изоляцияләнгән итә, башка җәмәгатьләр белән катнаштырмый.

Галимнәр раславынча Берләшкән Корольлектә, һәм гомумән Европада, Һинду җәмәгате асаба хөкүмәтләр кабул иткән иммиграция сәясәтеннән дискриминациягә дучар булганнар. Асаба шураларда, Һинду гыйбадәтханәләрен һәм җәмәгать үзәкләрен төзү һәм киңәйтү рөхсәтләрне еллар буе көтәргә туры килә, ә шул ук вакытта шул ук Шуралар тарафыннан Мөселман мәсҗедләре һәм Христиан чиркәүләре хуплана һәм төзелә. Британиядә Һинду җәмәгатьләре дучар булган дискриминация Пол Вебер тарафыннан түбәндәгечә тасвирланган булган,

Бистәләрдәге транспорт һәм парклау сораулары проблема булып торалар. Мәсәлән, Һинд дине җәмәгате җитәкчесе аның гыйбадәтханәсенә табынучыларга бәйрәмнәр вакытында гыйбадәтханәдән тыш паркланырга рөхсәт бирелмәгән дип сөйләгән. Моннан аермалы рәвештә, җирле мәсҗед өчен һәрбер җомга парклану чикләүләре бетерелгән булганына игътибар итте һәм моның гаделсез булуын әйтте. – Paul Weller et al (2015), Religion or Belief, Discrimination and Equality: Britain in Global Contexts, University of Derby}}

Һинд дине балаларның якынча 50%-ы, малайлар да, кызлар да, Һинд дине тарафдары булу өчен һәм аларның дини мирасы өчен мыскылланган булган.E Nesbitt (1993), Gender and religious tradition: The role learning of British Hindu children, Gender and Education, 5(1): 81-91 However, Claire Monks et al. note that children of various races and religions report being victims of bullying in British schools as well.