Теру Маллешвара Һиндстанның Карнатака штатының әһәмиятле Читрадурга шәһәре янында, Хириюр шәһәрчегендә Виджаянагара эрасы гыйбадәтханәсе. Хириюр Ведавати елгасының уң як ярында урнашкан. "Теру Маллешвара" ярминкәсе (Ятра ул фестивальләр белән дини җыелыш) ул ел саен бер атнага бәйрәм ителә январьда яки февраль аенда тулы айдан башлап. (магха дип атала).Bhatt S.C. and Bhargava Gopal K, (2006), p481, Land and People of Indian States and Union Territories: In 36 Volumes: Karnataka, Volume 13, Gyan Publishing House, New Delhi, Теру Маллешвара гыйбадәтханәсе Карнатака штаты Һиндстанның Археологик Тикшерүе бүлегендә саклау астында булган һәйкәле. Шива Ходаена багышланган.

Архитектурасы Гыйбадәтханә "Дравид архитектурасы"н күрсәтә, аның "гопурасы" (керү капкасы өстендә өстә төзелгән корылмасы) биек. "Мантапа"ның түшәме (керү залы)нда "Шивпурана"дан (Һинд дине Шайвизм эпосы) һәм Рамаянадан (Һинд дине Вайшнав эпосы) сәхнәләр белән фрескалар була. Гыйбадәтханә 1466 ел тирәсендә, Виджанаягара империясе хөкем сөрүе вакытында булган.

Галерея

Искәрмәләр

Төркем:Һинд дине Төркем:Һинд дине гыйбадәтханәләре