Җоди Фостер, Али́сия Кри́стиан (Җо́ди) Фо́стер (, 1962 елның 19 ноябре, АКШ, Калифорния штаты, Лос-Анджелес) — АКШ кино актрисасы, режиссёры, продюсеры. Ике мәртәбә «Оскар» кино премиясе (1989, 1992), өч «Алтын глобус» премиясе (1989, 1992, 2013), ике «Сатурн» премиясе (1978, 1998) һ. б. премияләр лауреаты. Йель университетының шәрәфле сынлы сәнгать докторы.
Тәрҗемәи хәле
1962 елның 19 ноябрендә АКШның Калифорния штаты Лос-Анджелес шәһәрендә туган. Әтисе (АКШ хәрби-һава көчләре полковнигы, күчемсез милек брокеры) белән әнисе кызлары Җоди туганчы ук аерылышканнар. Лос-Анджелеста шәхси француз мәктәбен (1980), «әдәбият өлкәсендә бакалавр» дәрәҗәсендә Йель университетын (1985) тәмамлаган. Француз, итальян телләрен камил белә, алман һәм испан телләрендә аралаша. Актерлык эшчәнлеген 3 яшендә реклама роликларында уйнап башлап җибәрә. 1970 елларда Уолт Дисней студиясе төшергән фильмнарда катнаша. Зур экрандагы дебюты — 1973 елда уйнаган «Наполеон һәм Саманта» фильмы. 14 яшендә «Таксист» фильмында уйнаган фахишә роле өчен «Оскар» премиясе конкурсы номинанты була. 1988 елда «Гаепләнүчеләр» () фильмында уйнаган баш роле өчен «Оскар» һәм «Алтын глобус» премияләре лауреаты була. 1992 елда «Бәрәннәрнең сүзсезлеге» () фильмы өчен икенче «Оскар» премиясенә лаек була.
1991 елдан башлап, үзен режиссер буларак та таныта: «Кечкенә кеше Тэйт» (, 1991), «Өйгә, бәйрәмнәргә» (, 1995), «Кондыз» (, 2011) фильмнары, «Кәрттән йорт» (, 2013) телесериалын, «Акча монстры» (, 2015) һ. б. төшерә.
Актриса Җоди Фостер төшкән иң билгеле фильмнар: «Таксичы» (, 1976), «Гаепләнүчеләр» (, 1988), «Бәрәннәрнең сүзсезлеге», «Нелл» (, 1994), «Контакт» (, 1997), «Шом бүлмәсе» (, 2002), «Очыш иллюзиясе» (, 2005) һ. б.
Гаилә хәле Ике улы бар: Чарльз (1998), Кристофер (2001). 2014 елдан фотограф һәм актриса Александра Хедисон белән бер җенесле никахта тора Джоди Фостер сочеталась браком с другой актрисой. BBC. Русская служба, 23.04.2014
Әдәбият Безнең кавем. Джоди Фостер. «Сөембикә», 2017 ел, ноябрь, 63нче бит.
Сылтамалар Jodie Foster. IMDb.com
Искәрмәләр
Төркем:АКШ актрисалары Төркем:АКШ кинематографы актрисалары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:АКШ кинорежиссёрлары Төркем:«Оскар» премиясе лауреатлары Төркем:«Алтын глобус» премиясе лауреатлары Төркем:«Сатурн» премиясе лауреатлары Төркем:Йель университетын тәмамлаучылар