Олег Анофриев, Олег Андрей улы Анофриев (, 1930 елның 20 июле, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Төньяк Кавказ крае, Геленҗик районы, Геленҗик — 2018 елның 28 марты, Мәскәү) — РФ кино һәм театр актеры, җырлар авторы, җырчы. РСФСР атказанган (1969), РФ халык (2004) артисты.

Тәрҗемәи хәле 1930 елның 20 июлендә Төньяк Кавказ крае (хәзерге Краснодар крае) Геленҗик районы үзәге (1923-1963 елларда) Геленҗик шәһәрендә табиб гаиләсендә туган, Мәскәүдә үскән. Бөек Ватан сугышы елларын Свердлауда уздырган. Алтынчы сыйныфтан мәктәп драма түгәрәгендә шөгыльләнә. МХАТ мәктәп-студиясен тәмамлаган (1954). Анатолий Эфрос һәм Олег Ефремовның Үзәк балалар театрына () чакыру ала. 1960-1962 елларда Маяковский исемендәге театрда, 1962-1973 елларда Моссовет исемендәге театрда, 1974 елдан Киноактер театры труппасында хезмәт итә. Сәхнәдә уйнаган беренче роле — Олег Ефремовның «Ялган авыру» () спектаклендә булса, кинодагы дебюты — 1955 елда төшкән «Матурлык сере» () кыска метражлы фильмындагы Эдик роле була.

1992 елда кинорежиссер буларак, «Гашыйк булу» () кинофильмын төшерә, музыкасын да үзе яза.

Кинода алтмышлап рольдә уйный: «Гадәти вакыйга» (, 1960), «Ал җилкәннәр» (, 1961), «Хезмәттәшләр» (, 1962), «Югалган вакыт турында әкият» (, 1964), «Төньяк варианты» (, 1974), «Беренче рейс» (, 1976), «Капчыктагы мәче» (, 1978), «Билгесез сукмакларда» (, 1982), «„Грета“ вилласы сере» (, 1983), «Капуциннар бульварыннан килгән кеше» (, 1989) һ. б. Иң соңгы уйнаган фильмы — «Тагын яшәргә кирәк» (, 1999).

Фильмнар, мультфильмнар, спектакльләр, музыкаль әкиятләр өчен илледән артык җыр, романс һәм көй язган: «Төньяк варианты» (), «Капчыктагы мәче» (), «Күңелле утырабыз» () һ. б.

Актер шулай ук мультфильмнарда тавыш яздыруда катнаша. Мәсәлән, «Бремен музыкантлары»нда (, 1969), принцессадан кала, барлык партияләрне дә үзе яздыра. Шулай ук «Поп һәм аның эшчесе Балда турында әкият» (, 1973), «Ничек итеп арыслан һәм ташбака җыр җырлады» (, 1974), «Портта» (, 1975) мультфильмнарында аның тавышы яңгырый.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1969 РСФСР атказанган артисты 2004 РФ халык артисты

Сылтамалар Олег Анофриев. IMDb Рәсми вебсайт Биография Олега Анофриева. РИА Новости, 28.03.2018

Моны да карагыз Мультфильм: Как львенок и черепаха пели песню. YouTube видео, 8:52

Искәрмәләр

Төркем:Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе актерлары Төркем:Россия актерлары Төркем:Россия кинорежиссерлары Төркем:XX гасыр актерлары Төркем:XX гасыр җырчылары Төркем:XX гасыр композиторлары Төркем:XXI гасыр композиторлары Төркем:Россиянең халык артистлары Төркем:Россия кино артистлары Төркем:Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе җырчылары Төркем:Россия җырчылары Төркем:Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе композиторлары Төркем:Россия композиторлары Төркем:Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе шагыйрьләре Төркем:Россия шагыйрьләре Төркем:МХАТ мәктәп-студиясен тәмамлаучылар