Гленн Клоуз, Гленда Вероника Клоуз (, 1947 елның 19 марты, АКШ, Коннектикут, Гринвич) — АКШ кино һәм театр актрисасы, продюсер, җырчы. Ике мәртәбә «Алтын глобус» (ba) (2005, 2008), өч мәртәбә «Эмми» (1995, 2008, 2009), өч мәртәбә «Тони» (1984, 1992, 1995) кино премияләре лауреаты. Алты мәртәбә «Оскар» премиясе (1983, 1984, 1985, 1988, 1989, 2012) номинанты.

Тәрҗемәи хәле

1947 елның 19 мартында АКШның Коннектикут штатында Гринвич шәһәрендә туган. Балачагы Конгода үтә. Әнисе — Бетти Клоуз (), югары катлау җәмгыяте вәкиле, әтисе Уильям Клоуз (, (1924–2009)) Бельгия Конгосында медицина клиникасын җитәкли. Гленның ике кыз туганы — Тина һәм Җесси, ике ир туганы (әти-әнисе Африкада чакта уллыкка алган) — Александр (Сэнди) һәм Тамбов Мисоки бар. Әтисе кызын да табиб итеп күрәсе килә. Әмма Гленн актриса булырга хыяллана. Швейцариядә Изге Георгий интернат-мәктәбен () тәмамлагач, Виргиния штатындагы Уильямсберг шәһәрендәге Вилһельм һәм Мэри көллиятенең () театр бүлегенә профессор Һовард Скаммон () кул астында театр һәм анропология белгечлекләренә укырга керә.

1967 елда, егерме яшендә, Бродвейда театрда чыгыш ясый башлый. Театрда уйнаган иң билгеле роле — Эндрю Ллойд-Уэбберның «Сансет бульвары» ()Сансет бульвары — Лос-Анҗелес шәһәренең үзәк урамы мюзиклындагы Норма Десмонд () роле.

1982 елда кинода беренче зур ролен — Америка режиссеры Җорҗ Рой Һиллның «Гарп буенча тормыш» (, 1982) фильмында Җенни Филдс ролен уйный. Әлеге роле өчен 1983 елда «Оскар» премиясенә тәкъдим ителә, ләкин премия бирелми.

Кинодагы иң билгеле роле — Бөекбритания режиссеры Стивен Фризның «Куркыныч элемтәләр» (, 1988) фильмындагы маркиза де Мертей роле.

1990 еллардан башлап, күбрәк телевидениедәге сериалларда төшә.

Гаилә хәле I ире (1969—1971 елларда) — гитарист Кабот Уэйд. II ире (1984—1987 елларда) — бизнесмен Җеймс Марлас. III ире-өйдәше (1987-1991 елларда) — продюсер Җон Старк. Кызлары Энни Мод Старк (1988). IV ире (2006—2015 елларда) — эшмәкәр Дэвид Эванс Шоу.

Әдәбият Мартта кабынган йолдызлар. Гленн Клоуз. «Сөембикә», 2017 ел, март, 63нче бит.

Сылтамалар Гленн Клоуз. IMDb Глен Клоуз. Твиттер Гленн Клоуз. Masterworks Broadway

Искәрмәләр

Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:АКШ актрисалары Төркем:АКШ кинематографы актрисалары Төркем:АКШ җырчылары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:Вилһельм һәм Мария көллиятен тәмамлаучылар Төркем:«Алтын глобус» премиясе лауреатлары Төркем:«Эмми» премиясе лауреатлары Төркем:«Тони» премиясе лауреатлары Төркем:Продюсерлар Төркем:«Оскар» кинопремиясе номинатлары