Кайли Миноуг, Кайли Энн Миноуг (, 1968 елның 28 мае, Австралия, Виктория штаты, Мельбурн) — Австралия җырчысы (сопрано), җырлар авторы һәм кино актрисасы.

Тәрҗемәи хәле

1968 елның 28 маенда Австралиянең Виктория штаты башкаласы Мельбурн шәһәрендә өч балалы гаиләдә өлкән бала булып туган. Сеңлесе һәм энесе бар. Англиядә туып-үскән, үзе дә биюче булган әнисе кызларын бию һәм музыка түгәрәкләренә йөртә.

Кино экранына беренче мәртәбә тугыз яшендә «Салливан гаиләсе» () картинасында чыга. 1976 елдан «Skyways», «The Henderson Kids» сабын операларында катнаша. 1985 елда продюсер Рег Уотсон уйлап тапкан «Күршеләр» () сериалында (сабын операсы) уйнап, танылу ала.

1987 елда «Locomotion» исемле беренче синглы чыккач, җырчы буларак таныла, Австралия хит-парадларында иң югары урынны алып тора. 1988 елда Лондонда «Kylie» исемле беренче альбомы (бию җырлары тупланмасы) дөнья күрә. Җырчының икенче альбомы «Enjoy Yourself», сатуга чыкканчы ук ике мәртәбә «платина альбом» дип табылган. «Impossible Princess» исемле җиденче альбомы шулай ук «платина диск» дип табылган һәм 30 млн данә таралган. Бөтен дөньяда (2015 елга) 80 млн җыр язмасы сатылган. Җырлары туган илендә генә түгел, Европа һәм Америкада да хитка әверелгән.

2008 елның 5 маенда Франциянең мәдәнит министры Кристина Албанель җырчыны Әдәбият һәм сәнгатьләр ордены белән бүләкли. 2008 елның 3 июлендә шаһзадә Чарльз аңа Бөекбритания империясе ордены тапшыра.

2005 елдан бирле күкрәктәге яман шеш авыруы белән көрәшә һәм авыруны җиңә. Операциядән соңгы авыр вакытта җырчыга актер Оливье Мартинес ярдәм итәКайли Миноуг и Оливье Мартинес. Конец любви. «АиФ Суперзвёзды», 27.02.2007.

Студиядә яздырган альбомнары Kylie (1988) Enjoy Yourself (1989) Rhythm of Love (1990) Let’s Get to It (1991) Kylie Minogue (1994) Impossible Princess (1997, Бөекбританиядә Kylie Minogue) Light Years (2000) Fever (2001) Body Language (2003) X (2007) Aphrodite (2010) Kiss Me Once (2014)Kylie Minogue’s new album about 'taking the plunge'. Hindustan Times Kylie Christmas (2015) Golden (2018)

Шәхси тормышы Беренче мәхәббәте (1986 елдан) — актер Җейсон Донован (01.06.1968). «Күршеләр» сериалында бергә уйныйлар. Өйдәшләре — INXS төркеме җырчысы Майкл Хатченс (1960 — 1997, үз-үзенә кул сала — асылынып үлә); «Элит» агентлыгы моделе Җеймс Гудинг; 2003 елдан — француз актёры Оливье Мартинес (12.01.1966).

Әдәбият Майда кабынган йолдызлар. Кайли Миноуг. «Сөембикә», 2018 ел, май, 63нче бит.

Сылтамалар Кайли Миноуг. IMDb Кайли Миноуг. Рәсми сайт Кайли Миноуг. Любовь - это диагноз. «АиФ Суперзвёзды», 25.04.2006

Искәрмәләр

Төркем:Австралия актерлары Төркем:Австралия җырчылары Төркем:XX гасыр җырчылары Төркем:XXI гасыр җырчылары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:XX гасыр композиторлары Төркем:XXI гасыр композиторлары Төркем:Британия империясе ордены офицерлары Төркем:Сәнгатьләр һәм әдәбият француз ордены кавалерлары Төркем:Австралиянең Йөзьеллык медале кавалерлары Төркем:«Грэмми» премиясе лауреатлары Төркем:MTV Video Music Awards җиңүчеләре