Токелау (элек Берлек Утраулары буларак билгеле булган, һәм рәсми рәвештә 1976 елга кадәр Токелау Утраулары;Tokelau Amendment Act 1976 (Инглизчә әйтелеше:ˈ|t|oʊ|k|ə|l|aʊ); турыдан-туры мәгънәсе. "төньяк-төньяк-көнчыгыш") бу утрау иле һәм Көньяк Тын Океанда Яңа Зеландиянең бәйле территориясе. Ул өч тропик мәрҗән атоллыннан (Атафу, Нукунону һәм Факаофодан гыйбарәт), тулаем алганда мәйдан - 10 км². Башкала ел саен өч утрау арасында үзгәртелә. Токелау Самоа Утрауларыннан төньякта, Тувалудан көнчыгышта, Феникс Утрауларыннан көньякта, тагын да ераграк Лайн Утрауларыннан көньяк-көнбатышта, һәм Кук Утрауларыннан төньяк-көнбатышта урнашкан. Суэйнз Утравы географик рәвештә Токелауның өлеше булып тора, әмма бәхәсле территория булып тора һәм хәзерге вакытта Америка Кушма Штатлары тарафыннан идарә ителә. Токелауның халкы гадәттә 1500 кеше, бу теләсә нинди суверен дәүләтләр арасында азлык буенча дүртенче иң кечкенә дәүләт. Токелау дөньяда 100% Кояш энергиясе белән тәэмин ителә торган дәүләт. Телләр - Инглиз теле һәм Токелау теле. Иң зур шәһәр Атафу - 541 кеше.
Төркем:Утраулар