Яр Чаллы орган залы () — Татарстанның Яр Чаллы шәһәре Автозавод районында урнашкан муниципаль мохтари мәдәният оешмасы. Орган залы ел әйләнәсе эшли. 2005 елдан Орган залы каршында балалар театры эшләп килә. Директор: Лидия Решетняк, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. Сәнгать җитәкчесе: Игорь Лерман, ТР халык артисты. Органчы: Илсөяр Сөләйманова, халыкара конкурслар лауреаты.

Тарих ТР беренче президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән Яр Чаллы шәһәренә Казан дәүләт консерваториясенең «Ригер-Клocc» фирмасы органы бүләк ителә. Яр Чаллы шәһәре хакимият башлыгының 1997 елның 19 декабрендәге 2248нче карары белән, техник характеристика буенча орган урнаштыру өчен идеаль рәвештә туры килә торган бина дип табылган «Россия» кинотеатрында реконструкция эшләре башлана. Әлеге эшләр федераль һәм республика бюджетларыннан финанслана. Архитектура реконструкциясе проекты «Татинвестгражданпроект» фирмасы тарафыннан эшләнә. Реконструкцияне генераль подрядчик — «Капиталь төзелеш идарәсе» ААҖ башкарып чыга. Залны реконструкцияләү эшендә Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин ярдәм итә. Органны монтажлау һәм яңарту эшләрен «RIHGER-KLOSS VARHANY» фирмасы (Крнов, Чехия) башкара. 2005 елның 1 мартында ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашында Орган залын тантаналы ачу була. Тантанада пианист Николай Петров, органчы Рубин Абдуллин, җырчы Ирина Архипова чыгыш ясый. Концертны Святослав Бэлза алып бара. Орган концертларыннан тыш, залда Игорь Лерманның камера оркестры да чыгыш сый.

Орган тасвирламасы «RIEGER-KLOSS» концерт органы.

1972 елда чыгарылган. 49 яңгыраучы һәм 2 трансмиссия регистры, 3 мануалы һәм педаль клавиатурасы бар. Органның биеклеге - 9,98 м. Киңлеге - 10,4 м. Тирәнлеге - 2,95 м (органчының пультын исәпкә алмыйча).

Авырлыгы 19 тонна. Торбалар саны 3 642. Зур торбаның биеклеге 6 м. Зур торбаның диаметры 20 см. Эчке мәйдан 4 000 кв. м.

Гомуми мәйдан 16 000 кв. м. Температура режимы +20С. Дымлылык режимы 53%.

Зал тасвирламасы 760 урынга исәпләнгән. Мәйданы — 3 355 кв. м. Температура режимы +21 °C. Дымлылык режимы 53 %. Залның интерьерында тавышны яхшы кайтаручы материаллар һәм махсус сайланган кулланылган. Тамаша залында идән карагай агачыннан, орган залына керү ишекләре имәннән, сәхнә идәне карагай тактадан җәелгән.

Кызыклы факт МНИИПМНИИП — Мәскәү мәдәният, ял, спорт һәм сәламәтлек саклау объектлары фәнни-тикшеренү һәм проектлау институты () белгечләре бәяләмәсенә караганда, акустик күрсәткечләре буенча зал — Кама буенда гына түгел, Русиядә иң яхшысы. Залда микрофон һәм тавыш көчәйткечләр юк Евгений Никифоров. Город Набережные Челны: органный зал. ФБ.ру, 13.08.2016 Органный зал, Набережные Челны, Россия. 1000 лучших мест мира .

Сылтамалар organ-chelny.ru Рәсми сайты Орган залы Яр Чаллы картасында Орган залы Яр Чаллы рәсми сайтында Вконтакте диварында төркем

Искәрмәләр

Төркем:Яр Чаллы оешмалары Төркем:Сәнгать коллективлары Төркем:Концерт заллары Төркем:Орган