Илдар Маннанов урамы () — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендәге урам. Почта индекслары 423822, 423838. ОКАТО коды 92430000000. Координатлары 55.728741°, 52.368522°. Исем чыганагы

Советлар Берлеге Каһарманы Илдар Маннанов (1921—2010) исемен мәңгеләштерү максатыннан әлеге урамга исеме бирелгән. Илдар Маннанов Мөслим районы Бүләк авылында туган, 1963—2010 елларда Яр Чаллыда яшәгән Илдар Маннанов турында Яр Чаллы рәсми сайтында, «Яр Чаллының » Библиотека-филиал № 16 присоединилась к Всероссийской акции «Я живу на улице героя». 2010 елның 18 маенда Чаллыда вафат булган, Чаллының Орловка зиратының мөселман өлешендә җирләнгән.

Урнашуы Яр Чаллының (Яңа шәһәр) Үзәк районындагы 36нчы һәм 37нче микрорайоннарны аерып торучы, квартал эчендәге зур булмаган яңа урам. Чулман проспекты белән киселештән башлана. Раскольников урамы белән киселештә тәмамлана. Чулман елгасы агымына (Түбән Кама сусаклагычына) аркылы урнашкан. Әлеге урамны бер урам да кисеп үтми.

Игътибарга лаеклы объектлар 11не йорт — 41нче урта мәктәп. 12нче йорт — 30нчы урта мәктәп, шахмат мәктәбе, балалар сәнгать һәм дизайн академиясе.

Транспорт Чулман проспектында «Илдар Маннанов урамы» исемле җир өсте транспорты тукталышы бар. 11нче, 73нче автобуслар; 9нчы, 27нче, 42нче, 43нче маршрут таксилары.

Сылтамалар Илдар Маннанов урамы Яр Чаллы картасында Урам панорамасы

Искәрмәләр

Төркем:Яр Чаллы урамнары Төркем:Илдар Маннанов хөрмәтенә аталган объектлар