Ришат Төхвәтуллин, Ришат Айрат улы Төхвәтуллин (1989 елның 3 марты, ССРБ, РСФСР, БАССР, Туймазы районы, Карамалы-Гобәй) — эстрада җырчысы (лирик тенор), «Татар җыры» халыкара фестивале лауреаты, Башкортстанның атказанган (2018) һәм халык (2025), Татарстанның атказанган (2019) һәм халык (2024) артисты.

Тәрҗемәи хәле 1989 елның 3 мартында БАССР Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында туган. Әтисе Айрат Сөләйман улы, механизатор; әнисе Розалия Нурулла кызы, клуб мөдире; абыйсы Ренат (1986), сеңлесе Айгөл (1997). Октябрьскида музыка укуханәсенең хор бүлеген (җитәкчесе Галия Закир кызы Мусина, БР атказанган мәдәният хезмәткәре), Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең ялгыз җырлау факультетын (профессор Фәрзәнә Фәтхулла кызы Сәгыйтова, РФ һәм БР атказанган сәнгать эшлеклесе, классы) тәмамлаган (2013).

Иҗаты Октябрьски музыка укуханәсенең 4нче курсында укыганда татар һәм башкорт җырын башкаручыларның «Дуслык моңы» төбәкара конкурсында 2нче урынны яулый. 2008 елда «Гәлсәр hандуғас» (Бәллүр сандугач) конкурсында катнашып, «Гармун моңы» җыры белән «Өмет» номинациясендә җиңү яулый. 4нче курстан концертлар белән тамашачы каршына чыга башлый. 2011 елда «Татар моңы» фестивалендә башкорт халык җыры «Элмәлек»не һәм татар халык җыры «Әллүки»не башкарып, 3нче урын ала. Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль лауреаты була. Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов җырчының беренче гастрольләрен оештыра.

Үзенең төркеме белән РФ төрле өлкәләрендә елына 130 концерт куя Ришат Төхвәтуллин белән интервью. БИЗНЕС Online.

Альбомнары 2016 — «Гомеремнең бер елы» Альбом: Ришат Төхвәтуллин. «Гомеремнен бер елы» 2017 — «Мин бәхетле»

Башкарган җырлары

Тыңлачы, сандугач Карамалы Гобәй Синнән башка Сиңа кадәр Зәңгәр күзле кызны сагынам Мәхәббәтем Кошлар кебек Авыл көе Туй теләкләре Ярат чын йөрәгеңнән

Бүген ярат мине Тургай Күңелдә торналар тавышы Абыема Керим әле урманнарга Казакъ кызы Аккошлар мәхәббәте Чын-чын әйтәмен Агым суы Әти-әнине зурлап

Ямьле җәй Сыерчыгым Мин еламыйм Күзләреңә карыйм Ялгыз агач Син бит минем Иң кадерле кешеләрем Гомер буе көттем шул сөюне һ. б. Ришат Төхвәтуллин. zvooq.online

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

«Болгар радиосы»ның музыкаль премиясе «Гәлсәр hандуғас» («Бәллүр сандугач») җыр бәйгесе — «Өмет» номинациясендә җиңүче 2008 — татар-башкорт җырын башкаручыларның «Дуслык моңы» җыр бәйгесе — 2нче урын 2011 — «Татар моңы» җыр бәйгесе — 3нче урын Р. Ваһапов исемендәге халыкара «Татар җыры» фестивале — I дәрәҗә лауреат 2014 — «Башкорт җыры» телевизион конкурсы — җиңүче («Тыңлачы, сандугач» җыры белән) 2015 — «Башкорт җыры» телевизион конкурсы — җиңүче («Күзләреңне» җыры белән) 2015 — «Идел» халыкара телевизион җыр бәйге-фестивале — «Тамашачы сөюе» бүләге 2018 — Башкортстанның атказанган артистыЛәйлә Аралбаева. Рустэм Хамитов вручил Ришату Тухватуллину звание заслуженного артиста Башкортостана. ИА «Башинформ», 13 сентября 2018. 2019 — Татарстанның атказанган артистыПризнание заслуг. «Республика Татарстан», 11.12.2019. 2024 — Татарстанның халык артистыРишат Төхвәтуллин Татарстанның халык артисты булды! intertat.tatar, 23.12.2024 2025 — Башкортстан Республикасының халык артистыИнсаф Хужабирганов. Ришат Төхвәтуллинға Башҡортостандың халыҡ артисы исеме бирелде. Башинформ, 4.03.2025. Шәхси тормышы 2023 елда өйләнгән. Ришат Төхвәтуллин ЗАГСка Алиягә караганда да кызурак чапкан. Интертат, 12.05.2023 Хатыны Алия Карачурина (Дүртөйле районының Чишмә авылында туган) Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укыган. Ришат белән бер коллективта эшли, яшьләр дуэт белән җырлый.Ләйлә Аралбаева. Йырсылар Ришат Төхвәтуллин менән Әлиә Ҡарасуринаның никахы булған. Башинформ, 18.04.2023. Беренче улы Алим (2024 елның 10 апрелендә туган)Ляйсан Закирова. Певцы из Башкирии Ришат Тухватуллин и Алия Карачурина впервые стали родителями. ИА «Башинформ», 11.04.2024Ляйсан Закирова. Звездная пара из Башкирии раскрыла имя первенца. ИА «Башинформ», 18.04.2024. Икенче улы Райан (2026)Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар икенчегә әти-әни булган. Интертат, 12.08.2026 Алия-Ришат Төхвәтуллиннар икенче улларының исемен әйтте. Интертат, 18.08.2026.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Рәсми сайт Зөһрә Садыйкова. Ришат Төхвәтуллин: «Балаларымны тәрбиялисем, яраткан башка бер эш белән шөгыльләнәсем килә». «Шәһри Казан», 30.11.2017 Венера Мәҗитова. Ришат Төхвәтуллинның әти-әнисе: “Шул көннән улыбыз үзен кулга күтәртеп кенә йөртә башлады” . «Тулпар»

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Татар җырчылары Төркем:Башкортстан җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Октябрьски музыка укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Тенорлар Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Башкортстанның халык артистлары