Салават Әбузәров, Салават Нәзир улы Әбүзәров (, 1967 елның 29 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, БАССР, Гафури районы, Ташасты) — журналист, шагыйрь, драматург. РФ һәм БР язучылар берлекләре әгъзасы (1995 елдан). БР атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2017), БР Салават Юлаев исемендәге премиясе лауреаты (2018). «Башҡортостан» гәҗитенең әдәбият һәм мәдәният бүлеге мөдире.

Тәрҗемәи хәле 1967 елның 29 гыйнварында БАССР Гафури районы Ташасты авылында туган. Имәндәш урта мәктәбен тәмамлагач, Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хәрби хезмәт үткән.

Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлагач, авылда укытучы булып, аннары Уфага килеп, вакытлы матбугатта эшли.

Иҗаты Әдәбиятка 1990-елларда килә. Шигърият һәм драматургия жанрларында иҗат итә. Берничә шигырьләр җыентыгы авторы. Беренче сәхнә әсәре («Хыялый») Уфада Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында, Сибайда Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт драма театрында, Ырынбурда Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Ырынбур дәүләт татар драма театрында, Яр Чаллыда татар драма театрында куела.

«Хыялый» һәм «Әсир» пьесалары драма әсәрләренең республика конкурсында беренче урын ала.

2012 елда Зианчура районының «Үсәргән» халык театры язучының «Байрак астында…», 2013 елда Җилем-Каран мәдәният йортының «Каран» халык театры «Әсир» әсәрләрен сәхнәләштерәМ. Мәмәткулова. Күңелләрне әсир итәрлек тамаша булды. «Табын», 30.03.2013 .

Режиссёр Дамир Галимов куйган «Гомерлек газап» спектакле белән Сибай драма театры РФ төбәкләрендә гастрольләрдә йөри.

Китаплары 1990 — Җиремә җыр 2002 — Ызгыш алмасы 2004 — Тугызынчы дулкын 2009 — Җиһан җимеше 2016 — Мәхәббәт бакчасы 2017 — Гамәл дәфтәре

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2017 — БР атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәреЛәйлә Аралбаева. Башкирскому поэту и журналисту Салавату Абузарову присвоено звание «Заслуженный работник печати и массовой информации республики». «Башинформ» МА, 07.11.2017. 2018 — Салават Юлаев исемендәге премия Башкортстанда Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләген алучылар билгеле. Азатлык радиосы, 10.10.2018. 2024 — Василий Шукшин исемендәге медаль (Россия Язучылар берлеге)Ләйлә Аралбаева. Писатели Башкортостана на ярмарке «Китап-байрам» получили награды. Башинформ, 27.05.2024 Искәрмәләр

Сылтамалар Салават Абузаров. Биография Салават Әбүзәров. Башкорт мәдәниятенең бердәм порталы Вконтактедагы сәхифәсе Роберт Миңнуллин. Шигырь тәме. Салават Әбүзәровның «Гамәл дәфтәре» китабын укыгач туган уйлар. «Шәһри Казан», 21.04.2017 Марат Кәбиров. Шигырь тәме. Язучының рәсми сәхифәсе С. Әбүзәров. Корылтайга көйле хитап

Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:Драматурглар Төркем:Журналистлар Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәрләре