Тамара Сёмина, Тамара Пётр кызы Сёмина (үз фамилиясе Бохонова, , 1938 елның 25 октябре, ССРБ, РСФСР, Курск өлкәсе, Льгов) — совет, РФ кино артисткасы, РСФСР халык артисты (1978).
Тәрҗемәи хәле 1938 елның 25 октябрендә Курск өлкәсе Льгов шәһәрендә һөнәри хәрби — танк взводы командиры Петр Федор улы Бохонов гаиләсендә туган. Сугышта әтисе һәлак булгач, гаиләсе белән Брянск шәһәренә күченә, мәктәпкә укырга керә. 1946 елда әнисе Тамара Василий кызы икенче иргә — Петр Василий улы Сёминга кияүгә чыга. Булачак актриса үги әтисенең фамилиясен йөртә башлый. Гаилә Калуга шәһәренә күченә. Шунда кыз 8 классны тәмамлый, әдәбияттан аны Булат Окуджава укыта. Калуга педагогия институтына укырга кергән кыз, документларын алып, Мәскәүгә китә һәм 1956 елда ВГИКка укырга керә (О. И. Пыжова остаханәсе) һәм 1961 елда тәмамлап чыга.
Кинодагы дебюты — 1959 елда режиссёр В. Азаровның «Бар нәрсә дә юлдан башлана» () картинасында башкарган эпизодик роль (Надя).
1959 елда студент кызны режиссёр Михаил Швейцер Лев Толстой әсәре буенча куелган «Яңадан туу» () фильмында Катюша Маслова ролендә уйнарга чакыргач, даны бөтен илгә тарала, фильм хәтта чит илләрдә дә уңыш казана. 1962 елда XV Халыкара Локарно кинофестивалендә (Швейцария) «иң яхшы актриса» буларак ФИПРЕССИ призына лаек була. Мар-дель-Плата кинофестивалендә дә (Аргентина) «иң яхшы актриса» дип табыла.
1961 елдан Киноактер театр-студиясендә сәхнәгә чыга, күп кенә спектакльләрдә (мәсәлән, А. Островскийның «Яшенле яңгыр» () әсәре буенча куелган спектакльдә Катерина Кабанова роле) күп кенә рольләр башкара.
Т. Семина 1960-елларның икенче яртысында — 1970-елларның беренче яртысында төрле жанрлардагы картиналарда төшә: «Мин ярата торган кеше» (, реж. Ю. Карасик), «Намус» (, С. Алексеев), «Чиста буалар» (, реж. А. Сахаров), «Серафим Фролов мәхәббәте» (, реж. С. Туманов), «Арадан беребез» (, реж. Г. Полок), «Утны саклап калучылар» (), «Миңа үзең турында сөйлә» (, реж. С. Микаэлян) һ. б. ш.
Тамашачы аның В. Краснопольский һәм В. Усковның «Мәңгелек чакыру» () фильмындагы Анфиса ролен дә охшатып кала.
1980-еллар ахырыннан кинода аз төшә, 1990-еллар башында ире инсульт кичерә, актриса 15 ел ирен тәрбияләүгә багышлый.
Гаилә хәле Ире (1957—2005 елларда) — актер Владимир Прокофьев (1937—2005). Балалары булмый. Икенче тапкыр кияүгә чыкмый.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1965 — РСФСР атказанган артисты 1978 — РСФСР халык артисты 1990 — Хезмәт Кызыл Байрагы ордены 2005 — Почет ордены (РФ)
Әдәбият Октябрьдә кабынган йолдызлар. Тамара Семина. «Сөембикә», 2018 ел, октябрь, 63нче бит. ISSN 0869-1398
Сылтамалар Тамара Семина. IMDb Возвращение актрисы. АиФ Москва, № 6, 11.02.2004
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:ВГИК тәмамлаучылар Төркем:ССРБ актрисалары Төркем:Россия актрисалары Төркем:Россия кино актрисалары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:Россия телевидение актрисалары Төркем:Россия театр актрисалары Төркем:РСФСР халык артистлары Төркем:«Гадел Россия» әгъзалары