«Галиябану» — Мирхәйдәр Фәйзинең 4 пәрдәле музыкаль драмасы. 1916 елда иҗат ителә. «Ширкәт» труппасы тарафыннан 1917 елның 19 мартында Ырынбур шәһәрендә куела. Галиябану ролендә Сара Байкина уйный. 1918 елның 7 апрелендә «Сәйяр» труппасы куя. Режиссеры Габдулла Кариев, рәссамы Павел Беньков, Галиябану ролендә Әшрәф Синәева, Исмәгыйль — Хәмит Колмәмәт, Хәлил — Ситдыйк Айдаров.http://www.millattashlar.ru/index.php/ГАЛИЯБАНУ
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Татарча спектакльләр Төркем:Әлифба буенча спектакльләр