Күбрәк Шри Чинмой буларак мәгълүм Чинмой Кумар ГошSands 2001, According to legal papers signed in November 2006, his name is Chinmoy Kumar Ghose aka Sri Chinmoy. Sri Chinmoy is the name under which the guru has taught, published, composed and performed since approximately 1972. (See front and back matter of referenced works.) He was previously known as Chinmoy Kumar Ghose (e.g. "Many at U.N." New York Times 8 November 1971: 42). He signed most of his paintings and drawings C.K.G. ("C.K.G." Jharna-Kala Magazine 1.1 (April –June 1977): 1). (27 август 1931 – 11 октябрь 2007), Һиндле рухи остаз булган, ул 1964 елда Нью-Йорк шәһәренә күчкәннән соң медитацияне өйрәткән."Hindu of the Year: Sri Chinmoy clinches 1997 'Hindu Renaissance Award'" . Hinduism Today. December 1997. pp.34–35. Retrieved 2 December 2016. Чинмой үзенең беренче медитация үзәген Куинс, Нью-Йоркта нигезләгән һәм соңыннан аның 60 илдә 7000 өйрәнчеге булган.McShane, Larry. "Charismatic guru Sri Chinmoy dies in NYC". USA Today. 12 October 2007. Ишле автор, рәссам, шагыйрь һәм музыкант ул шулай ук эчке тынычлык темасына концертлар һәм медитацияләр үткәргән.Dua, Shyam (ed). The Luminous Life of Sri Chinmoy: An Authorised Biography. Tiny Tot Publications, 2005. p. 66. Чинмой Ходайга дога һәм медитация аша рухи юлны яклаган. Ул атлетизм яклы булган, моңа йөгерү, йөзү һәм авырлыкны күтәрү кергән. Ул марафоннарны һәм башка йөгерүләрне оештырган һәм актив йөгерүче һәм тез җәрәхәтеннән соң авырлык күтәрүче иде.
Биографиясе
Һиндстанда иң элеккеге еллары
Чинмой җиде баланың иң кечесе иде, ул Британия Һиндстанының (хәзер Бангладеш территориясе) Читтагонг Даирәсенең Боалхали Упазила, Шакпурада туган. Аның әтисе авырып 1943 елда үлгән, әнисе шуннан соң берничә ай узгач үлгән. Чинмой үзенең җитди медитация гамәлен 11 яшендә башлаган. 1944 елда, 12-яшьлек Чинмой апаларына һәм абыйларына Пондишерриның Шри Ауробиндо Ашрамында кушылган, анда аның абыйлары Хридай һәм Читта булган.Dua, Shyam (ed). The Luminous Life of Sri Chinmoy: An Authorised Biography. Tiny Tot Publications, 2005. pp. 18, 22.Chinmoy, My Brother Chitta 1998, p. 58. Чинмойга исемен Читта биргән, бу “илаһи аң белән тулган” дигәнне аңлата.
Ашрамда ул киләсе 20 елны рухи гамәлдә үткәргән, моңа рухи медитация, Бенгаль әдәбиятын һәм Инглиз әдәбиятын өйрәнү кергәнChinmoy, My Brother 1998, pp. 60, 65. атлетика, һәм шулай ук ашрамның коттедж сәнәгатендә эшләү кергән.Chinmoy, Sri Chinmoy Answers, Part 23 2000, p. 28 and Chinmoy, How Nolini-da 2004, pp. 6–7. Чинмой раслаганча ул Ашрамның Баш Сәркатибе Нолини Канта Гуптаның шәхси сәркатибе булган. Чинмой язмаларын Бенгаль теленнән Инглиз теленә тәрҗемә иткән.Chinmoy, Sri Chinmoy Answers, Part 23, Agni, New York, 2000, p. 28
Америка Кушма Штатларына күчүе Чинмой буенча Көнбатыштагы кешеләрнең рухи канәгатьлек эзләвенә хезмәт итәргә “эчтән юллама”га җавап итеп 1964 елда аңа Америка Кушма Штатларына күчәргә киңәш иттеләр.Chinmoy, Sri Chinmoy Answers, Part 23, Agni, New York, 2000, p. 48 Шри Ауробиндо Ашрамына бәйле Сэм Шпаниер һәм Эрик Хью дигән спонсорлар ярдәме белән ул Нью-Йорк шәһәренә күчкән.Chinmoy, Sri Chinmoy Answers, Part 23 2000, p. 28.
Ул консулатта яшь клерк позициясенә уңышлы дәгъва иткән, гәрчә аның формаль белеме булмаса да. Ул коллегаларыннан яклау һәм илһамландыру алган һәм Һинд дине буенча әңгәмәләр алып барырга чакырылган булган. Ул университетларда әңгәмәләр башлаган һәм соңрак Берләшкән Милләтләр Оешмасында.Chinmoy, Sri Chinmoy Answers, Part 23 2000, pp. 40–50
1960-ынчы еллар ахырында һәм 1970-енче еллар башында Чинмой рухи темаларга АКШ Университетларында лекцияләр бирүен һәм әңгәмәләр коруын дәвам иткән. 1974 елда ул 50 штатта 50 университетта лекцияләр биргән һәм бу лекцияләр алты өлешле китаплар сериясендә “Бер Алтын Ярына 50 Хөррият көймәсе” (1974) басылып чыккан. 1970-енче һәм 1980-енче елларда ул Европа, Азия һәм Австралиядә сәяхәт итеп университетларда лекцияләр биргән, моның нәтиҗәсе булып “Көнчыгыш Йөрәкнең һәм Көнбатыш Акылның берлеге” нәшер ителүе булган.Sri Chinmoy, 50 Freedom Boats to One Golden Shore, 1974, Agni Press, Parts 1-6. Чинмой шулай ук китаплар, эсселар, рухи шигърият, пьесалар һәм Ведаларга комментарийлар нәшер иткән.
1966 елда Сан Хуан, Пуэрто Рикода Шри Чинмой Үзәген ачкан.Sri Chinmoy, 'Sri Chinmoy Answers, Part 3 Agni Press, 1995, p6 1970-енче елларга кадәр төп Чинмой уку үзәкләре Нью-Йоркта, Флоридада һәм Вест-Индиядә булган.Sri Chinmoy, Earth's cry meets heaven's smile, part 3, Agni Press, 1978. Киләсе берничә унъеллыкта Чинмой үзәкләре АКШ-ның, Европаның, Австралазиянең, Көньяк Африканың һәм Көньяк Американың күп шәһәрләрендә ачылган һәм нигезләнгән булган, тулаем алганда дөнья буенча 350 үзәк булган. 1973 елда New York Times Чинмой Һиндстанда Нирвикальпа Самадхи, аңның абсолют югары дәрәҗәсенә җиткән берничә изге кешеләрдән берсе буларак ихтирам ителгән.
1970-енче елларда Чинмой флейтада һәм эсраҗта уйный башлаган. 1984 елда ул дөнья тирәли бушлай "Тынычлык Концертлары"н бирә башлаган. Кайчан булса да булган иң зур концерт Монреальдә 19 000 кеше өчен булган.Sri Chinmoy in Concert . US.SriChinmoyCentre.org. Retrieved 27 July 2016.
1970-енче елларда Америкада булганда, Чинмой музыкантлар Карлос Сантана, Джон МакЛафлин, Нарада Майкл Уолден, Роберта Флак, Клэренс Клемонс һәм Борис Гребенщиков тарафдарларының игътибарын җәлеп иткән. Чинмой музыкантларга наркотиклар һәм алкогольне тыючы юлны һәм Илаһига рәхмәтнең чагылышы буларак музыканы һәм шигъриятне илһамландырылган.Weinstein, Norman. Carlos Santana: A Biography. ABC-CLIO, 2009. p. 50.
Киткәнчегә кадәр Сантана һәм МакЛафлин Чинмой белән торганнар. 1973 елда алар Чинмой тәгълиматына нигезләнгән альбом чыгарганнар, аның исеме "Мәхәббәт Тугърылыгына Җиңелү". Мак Лафин 1970 елдан 1975 елга кадәр Чинмой тарафдары булган.Stump, Paul. Go Ahead John: The Music of John McLaughlin. SAF Publishing, 2000. p. 92. ISBN 0-946719-24-1, ISBN 978-0-946719-24-2 1971 елда ул Махавишну Оркестрын формалаштырган, бу аңа Чинмой биргән рухи исем булган. МакЛафин Сантананы гуру белән таныштырган.Nigro, Nicholas. The Spirituality of Carlos Santana. Hal Leonard Corporation, 2014. GoogleBooks pt. 8.Slavicek, Louise Chipley. Carlos Santana. Infobase Publishing, 2006. p. 80. һәм Сантана һәм аның хатыны Дебора шуннан соң 1972 елдан 1981 елга кадәр Чинмой тарафдарлары иделәр. Сантана шулай дип әйткән:”Гурусыз мин бары тик үземнең файдасызлыгыма хезмәт итәм, әмма аның белән мин Сезгә дә һәркемгә дә хезмәт итә алам. Мин кыллар, әмма ул музыкант. Гуру аңның Гарвардларын бетергән һәм Ходайның табаннары янында утыра."Heath, Chris. "The Epic Life of Carlos Santana" . Rolling Stone. 16 March 2000. Retrieved on 10 August 2008. Сантана “Деведип” рухи исеме астында өч альбомны чыгарган – бу “Ходай Күзе” яки “Ходай Нуры” дигәнне аңлата.Santana, Deborah. Space Between the Stars: My Journey to an Open Heart. Random House, 2009. p. 241. – аны аңа Чинмой биргән: Иллюминацияләр (1974), Берлек (1979), һәм Соклану Тирбәлүе (1980). 2000 елда ул Rolling Stone журналына аның һәм Чинмой арасында 1980 елларда эшләр әчеләнгән дип әйткән. Сантана ул гуру белән елларыннан күпне алган, гәрчә ул киткәндә, Чинмой бер ара “шактый үч алучан булган. Ул минем барлык дусларыма миңа беркайчан да шалтыратмаска һәм аны калдырган өчен наданлыкның караңгы диңгезенә чумам”." 2017 елда Сантана Rolling Stone-га шулай дип әйткән, "Мин рухи остазым белән үткәргән 10 елым өчен чын мәгънәсендә рәхмәтлемен."Browne, David. "The Last Word: Carlos Santana on Turning 70, Trump's 'Darkness'" . Rolling Stone. July 13, 2017.
Рухи укытучы Фредерик Ленц тарафдар булып 1972 елда булып киткән, әмма 1981 елда Чинмой белән араларны өзгән һәм үзе гуру булып киткән. Рухи автор Лекс Хиксон Шри Чинмой Үзәгенең әгъзасы булып 1970 елларда булган.Greenfield, Robert. Spiritual Supermarket: An Account of Gurus Gone Public in America. Saturday Review Press, 1975. p. 203.
Чинмой «үз-трансценденция” яклы булып берәүнең аңын киңәйтеп акылның чикләүләүләрен бетерү эшләгән,Chinmoy, Sri. "Limitation", university lecture in: The Oneness of the Eastern Heart and the Western Mind, Part 1. Agni Press, 2003. бу еш атлетикага да караган. Чинмой Олимпия алтын медаль йөгерүчесе Карл Льюиска киңәш иткән."Carl Lewis Receives U Thant Peace Award" . The New York Beacon. 11 June 1997. Ул медитациягә Чинмойдан өйрәнгән һәм бу техниканы регуляр рәвештә практикалый. Тугъры Христиан буларак Льюис Чинмойдан өйрәнеп Христиан ышануларын ныгыткан.Lewis, Carl with Marx, Jeffrey. Inside Track: My Professional Life in Amateur Track and Field. Simon and Schuster, 1990. pp.56–61. 2011 елда Льюис кыска документаль Мөмкин булмаганга чакыру фильмында төшерелгән булган, анда Чинмой демонстрацияләгән көч хасиятләре күрсәтелә.
Тәкымның веб-сайты буенча Шри Чинмой Марафон тәкымы әгъзалары Инглиз Каналы аркылы 40 мәртәбә йөзеп чыкканнар. Башка Чинмой тарафыннан спонсорланган атлетик чараларга Ультрамарафон керә, аңа 3100 миля үз-трансценденция йөгерүе; тауларга менү; һәм озын дистанцияләргә йөгерү керә. 2010 елда 150-дән артык Гиннесс рекорды тотучы Ашрита Фурман раслаганча, "Шри Чинмойдан өйрәнелгән медитация өметләнгәннән дә күбрәк башкарырга ярдәм итә”."
1987 елда Шри Чинмой Шри Чинмой Берлек Өй Тынычлык Йөгерүен башлаган, бу тынычлык өчен символик йөгерү, монда йөгерүчеләр гармонияне чагылдыручы янып торган факелны тоталар. Шри Чинмой үзенең концепциясен “тынычлык өчен үлән тамырлары тырышуы” дип тасвирлаган. Тынычлык Йөгерүнең “Берлек Өй” темасы ул кешеләрнең бер планетадагы тынычлык өчен зарыга торган гражданнары булуы. "Worldwide torch relay reaches Cornwall". BBC News. 11 June 2011.
1991 елда Чинмой «Берлек «Берлек Йөрәге Яшьләре һәм Елмаюлары”н башлаган, бу мохтаҗларга ашамлыклар һәм дарулар җибәрүче гуманитар хезмәт. 2007 елга оешма 136 илгә хезмәт иткән, дөнья буйлап Шри Чинмой Үзәге әгъзалары мохтаҗ балаларга һәм өлкәннәргә гуманитар ярдәм таратудан башлаган.Rouen, Ethan. "Sri Chinmoy, Spiritual Leader, dies in Queens". New York Daily News. 12 October 2007.The Oneness-Heart-Tears and Smiles – About Sri Chinmoy . OnenessHeart.org. Retrieved 27 July 2016. Ул дәүләтнеке булмаган оешмалар яки хөкүмәтләр белән эшли һәм кабул итүче милләтләргә сәламәтлек, медицина һәм мәгарифне тәэмин итә. Анда биш континенттан сәламәтлек һөнәр ияләре һәм шәхси волонтерлар эшли – афәтләр вакытында ярдәм һәм сәламәтлек һәм медицина тәэмин итүләрендә.Oneness - Heart, Tears and Smiles. Crossroads Global Hand. Retrieved 27 July 2016.Welcome to The Oneness-Heart-Tears and Smiles International . OnenessHeart.org. Retrieved 27 July 2016. Берлек Йөрәк Яшьләре һәм Елмаюлары тарафыннан спонсорланган ‘Балаларга балалар’ программасы мәктәп балаларына башка җәмәгатьләрдән балаларга мәктәп әсбаблары һәм уенчыклар белән пакетлар әзерләргә илһамландыра.Poirier, Tracy. "'Kids To Kids' program embraced at east end school". Orléans Star. 10 May 2007.
Чинмой күп җирдә сәфәр кылган һәм күп эшчәнлеген һәм чараларын тынычлыкка багышлаган. Ул дөнья фигуралары белән очрашкан һәм еш тынычлык илчесе буларак тасвирланган. Чинмой Тереза Ана белән биш аерым чарада очрашкан. Аларның Римдагы икенче очрашуында, 1994 елның октябренда, Чинмой аңа бүләк биргән. Церемония вакытында Тереза Ана Шри Чинмойга шулай дип әйткән: “Мин Сезнең дөнья тынычлыгы өчен һәм күп илләрдә кешеләр өчен яхшы эшләрегезгә шатмын. Әйдәгез бергәләп эшлик һәм Ходайның барлык данын уртаклашыйк һәм кешелеклелекнең яхшылыгы өчен эшлик." Чинмой Уэльсның Принцессасы Диана белән 1997 елның 21 маенда очрашкан.