Аллаярова Наҗия Һибәт кызы (, 15 июль 1936 ел, Яңа Байрамгул, Учалы районы, БАССР, РСФСР, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе) — җырчы (лирик‑колоратуралы сопрано), Башкорт АССР-ның халык (1977), РСФСР-ның атказанган (1982) артисты. Бөтенроссия эстрада артистлары конкурсы дипломанты (Мәскәү, 1960). Салават Юлаев ордены кавалеры (2017).

Мәктәптә укып йөргән чагында аңа Мәскәүдә Башкортстан мәдәнияте һәм сәнгате декадасында катнашу бәхете дә тия. Уфа сәнгать училищесында сәләтле кыз Мортазина Миләүшә Гали кызы классына эләгә. Уку дәверендә бик күп йолдыз кабызачак педагогның беренче укучыларының берсе була ул. Наҗия Аллаярова училищены (1957), аннары Мәскәүнең Гнесиннар исемендәге музыка-педагогия институтын (М. Л. Переверзева класcы) тәмамлап (1967), 1961—1962 елларда Башкорт дәүләт филармониясендә, чирек гасыр (1967-1991 елларда) Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында эшли.

Чыңгырдап торган саф тавышлы артистка классик опера репертуарын да, башкорт халык жырларын да, композиторлар әсәрләрен дә бердәй оста башкаруы белән билгеле. Тормыш юлдашы — композитор Әбрар Габдрахманов иҗат иткән җырлар һәм романслар аның репертуарының зур өлешен тәшкил итә. Искәрмәләр

Сылтамалар Г. Л. Галимова. Аллаярова Нажия Һибәт кызы. Башкирская энциклопедия

Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Башкортстан җырчылары Төркем:Башкорт опера һәм балет театры җырчылары Төркем:БАССР халык артистлары Төркем:Россиянең атказанган артистлары Төркем:Учалы районында туганнар Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары Төркем:Уфа сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Гнесиннар исемендәге академияне тәмамлаучылар