Алмаз Габдерәүф улы Хисаметдинов ( яки , 1978 елның 21 декабре, ) — дәүләт эшлеклесе, Мамадыш районы башлыгы урынбасары (2013), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгы (2014 елдан). Биология фәннәре кандидаты. 2025 елның 3 апреленнән Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы. Биография Алмаз Хисаметдинов 1978 елның 21 декабрендә Татарстанның Балтач районындагы Алан авылында туа. 1996 елдан 1997 елга кадәр Балтач районының «Алан» совхозында эшли. 2002 елда «Ветеринария, ветеринария табибы» белгечлеге буенча Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлый.

2002 — 2008 елларда Балтач районының «Игенче» авыл хуҗалыгында баш ветеринар табиб. 2008 елдан «"Тәкәнеш" агрофирмасы» ҖЧҖ генераль директоры. 2012 елдан — 2013 елга кадәр «ВАМИН-Татарстан» ачык акционерлык җәмгыятендә генералҗ директор урынбасары — идарә җитәкчесе.

2013 елның апреленнән октябрь аена кадәр Мамадыш муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе; Мамадыш муниципаль районы башлыгы урынбасары, Татарстан Мамадыш муниципаль районы Советы Рәисе урынбасары. 2013 елдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы.

2014 елның 9 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты № УП-5 нче Указы нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Баш ветеринария идарәсе начальнигы итеп билгеләнә.

2018 елның 12 декабрендә Алмаз Хисаметдиновка «Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы» дигән бүләк тапшырыла.

2025 елның 3 апреленнән ― Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алмаз Хисаметдинов – Арча районының яңа җитәкчесе. Илшат Нуриев кая күчә? Интертат, 3.04.2025Арсений Каримов. «Знаем друг друга не понаслышке»: Арский район возглавил Алмаз Хисамутдинов. Татар-информ, 3.04.2025.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстан Республикасының Атказанган ветеринария табибы Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Татарстанның атказанган ветеринария табибларыТөркем:РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Төркем:Район башлыклары