Нурбәк Батулла, Нурбәк Роберт улы Батуллин (1988 елның 6 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — биюче, хореограф, балетмейстер, 2007-2010 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының балет биючесе. 2016 елдан Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының балетмейстеры. «Алтын битлек» (2018), Муса Җәлил исемендәге (2019), «Тантана» (2021) һәм Дамир Сираҗиев исемендәге (2024) премияләр лауреаты.
Тәрҗемәи хәле 1988 елның 6 мартында Казанда язучы Роберт Мөхлисулла улы Батуллин (Рабит Батулла) гаиләсендә туган. Әнисе Рузия. Энесе Байбулат (16.03.1993, режиссер). Казанның 155нче мәктәбен (1999), «балет биючесе» белгечлеге буенча Казан хореография укуханәсен (ТР халык артисты В. Н. Бортяков классы, 2007) тәмамлаган. Ике ел Казан консерваториясенең балетмейстрлык факультетында укый. 2012 елга кадәр Н. А. Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург консерваториясендә «балетмейстер-хореограф» белгечлеге буенча укуын дәвам итә (А. Полубенцев курсы). «Драма һәм кино актеры» белгечлеге буенча Санкт-Петербург театр сәнгате академиясен (, ) тәмамлаган (Л. Грачева, В. Фильштинский курсы, 2016) Курс профессора Л.В. Грачевой (Выпуск 2016 года). Сайт РГИСИ.
2007-2010 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының балет биючесе. Театрның «Мадам Баттерфляй» һ. б. спектакльләрендә катнаша.
2016 елдан Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры балетмейстеры, сәхнәгә куючы ТНВ йолдызы булган Нүрбәккә яңа эш урыны бирелгән. tatar-today.ru.
2016 елдан Казан хореография укуханәсендә укыта nurbak.batulla. facebook.com.
Иҗаты Халыкара театр проектларында катнаша. «Сөембикә» биюе, «Бие-бие Хәйбулла», «MY NURIEV» моноспектакле Айсылу Кадыйрова. Премьера «Мой Нуриев» в Казани: «Очень лихо, очень круто...». «Вечерняя Казань», 11.12.2015, хореографик номерлар («Шамаил» спектакле) авторларының берсе. Композитор Ислам Вәлиев белән «ДНК күчеше» (DNA Shift) биюен иҗат итә Нурбәк Батулла: «ДНК күчеше» – геннардан чыккан әсәр. Азатлык радиосы, 27.11.2016.
«Иҗади мохит» мәдәни башлангычлар фонды куйган «Зов начала (Әлиф)» спектаклендә баш рольне башкаручы. Спектакльнең идея авторы һәм режиссеры — Туфан Имаметдинов. Сәхнәдә татар халкы мең елдан артык кулланган гарәп әлифбасы бию аша күрсәтелде Нурбәк Батулла: «Әлиф» – гайре табигый тамаша. Азатлык радиосы, 22.09.2017.
«Театрда импровизация» актерлык лабораториясе дигəн проектта катнаша.
2019 елның 4 ноябрендә «Калеб» клубы проекты булган «Өтүкән» перформансын (Йолдыз Миңнуллинаның «Өтүкән» поэмасына нигезләнеп) сәхнәгә куя Казанда «Өтүкән» перформансы күрсәтелде. Азатлык радиосы, 5.11.2019.
Пётр Чайковскийның «Черевички» кәмит-фантастик операсын куюда катнаша. Тамашаны Екатеринбургта күрсәтәчәкләр. Н. Батулла беренче мәртәбә опера спектакле өчен биюләр иҗат итә, аңа моны «Черевички»ны куючы режиссёр тәкъдим иткәнНурбәк Батулла Екатеринбур театры операсын куюда катнаша. Azatlıq Radiosı – Telegram, 09.08.2022.
Фильмография 2014 — «Рудик» (режиссер Фәрит Дәүләтшин, сценарий авторы Рабит Батулла) — яшь Нуриев Рудольф Нуреев. Рудик. film.ru.
Гаиләсе Хатыны Алена, керәшен кызы. Уллары Туран белән Ирхан.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
2018 ел — «Алтын битлек» премиясе — «Әлиф» спектаклендәге роле өчен («Балет-заманча бию / ир-ат роле» номинациясе җиңүчесе) Зов начала (Әлиф) . «Алтын битлек» фестиваленың рәсми сәхифәсе «Алтын битлек» алган Нурбәк Батулла: «Бу җиңүне бөек татар халкына багышлыйм». Азатлык радиосы, 15.04.2018. 2019 ел — Муса Җәлил премиясе — «Алтын битлек» премиясенә лаек булган «Әлиф» спектаклендәге роле өчен Нурбәк Батулла: Безнең буынның премияләргә исе китми. Азатлык радиосы, 12.02.2019 В Татарстане определены лауреаты премии имени Мусы Джалиля . Сайт Министерства по делам молодежи Республики Татарстан, 15.02.2019. 2021 — «Тантана» премиясе — «Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясендә Татарстан милли китапханәсенең MON театр мәйданчыгында куелган «Моң» лирик комедиясендәге роле өчен (Лилия Мәсгутова, Анастасия Радвогина белән өчесенә)«Тантана - 2021» театр премияләрен тапшыру. «Татар-информ» онлайн, 27.03.2021 2024 ― Дамир Сираҗиев премиясе Министерство культуры Республики Татарстан Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Герой номера. Нурбек Батулла. «Идель», 2017 ел, декабрь.
Сылтамалар Нурбек Батулла . «Алтын битлек» фестивале сайты Nurbak Batulla. YouTube каналы Нурбек Батуллин. kino-teatr.ru НУРБЕК БАТУЛЛА: СОЗДАЕТСЯ ВПЕЧАТЛЕНИЕ, ЧТО КУЛЬТУРА НЕ ОЧЕНЬ НУЖНА ГОСУДАРСТВУ . balet24.ru
Төркем:Казан хореография училищесын тәмамлаучылар Төркем:Санкт-Петербург дәүләт театр сәнгате академиясен тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры Төркем:Кариев театры балетмейстерлары Төркем:Балет артистлары Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары Төркем:«Алтын битлек» премиясе лауреатлары Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары Төркем:Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары