Кызылъяр (шулай ук Атлашкино буларак билгеле) — Татарстан Республикасының Яшел Үзән районындагы авыл. Идел елгасының сул ярында, Сумка елгасының уң ярында урнашкан. 2002 елгы исәп буенча халык саны — 617 кеше. Тарих 1920-елларда нигезләнгән. Риваять Атлашкино авылының килеп чыгышы турындагы риваять: XVIII гасырның беренче яртыларында Атлашкин фамиялияле кеше гади көтүче булган һәм мари авылларының берсендә көтү көткән. Берьюлы Себергә тоткыннарны куып барганнар. Саклап озатып баручылар тоткыннарны азга гына ял итәргә Атлашкин көтүеннән ерак түгел генә бер урында туктатканнар. Көтүче янына тоткыннарның берсе якынлаша да аннан бераз гына икмәк сорый. Көтүче аның белән икмәге һәм үзендә булган ашамлыгы белән бүлешә. Рәхмәт буларак тоткын аңа үз серен ача. Аның сере шундый була: чынлыкта ул бай кеше була һәм аның качырып куйган хәзинәсе була. Тоткын хәзинәне ничек табып булу турында сөйли. Аннары алар тоткын кире кайткан очракта көтүче хәзинәнең яртысын аңа бирәчәк дип килешәләр. көз җитә, көтүче күмелгән хәзинәне эзләргә чыга. Берзаман ул хәзинәне табуга ирешә. Язга ул үз авылына кире әйләнеп кайта. Җир һәм крестьяннар сатып алып, көтүче үзенә утар төзетә һәм авылны үз исеме белән “Атлашкино” дип атый. Демография Халык саны1926193819581970197919892002201014451881048968663617559 Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): руслар — 53%, татарлар — 45%.

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 585 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: урыслар — 53,68%, татарлар — 41,37%, башка халыклар — 4,10%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0,85%.

Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Шәхесләр Әбрәк Әюпов (1936—2020), авиация генерал-полковнигы, техник фәннәр докторы. Венера Якупова (1959), журналист, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1995). Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.