Кришна (IPAc-en|ˈ|k|r|ɪ|ʃ|n|ə),«Krishna». Random House Webster's Unabridged Dictionary. (Санскрит телендә:|ˈkɽɪʂɳɐ|Krishna.ogg); (Санскрит телендә:कृष्ण), (Kṛṣṇa) Һинд динендә төп Ходай булып тора. Ул Вишну Ходаеның сигезенче аватары буларак табыныла һәм шулай ук кайберәүләр тарафыннан үз хакында Иң Олы Ходай булып табыныла. Ул мәрхәмәтлелек, наз, һәм мәхәббәт Ходае. "Кришна Илаһилыгының Өч Үлчәме (…) илаһи бөеклек һәм өстенлек; илаһи наз һәм якынлык, наз һәм яклау һәм Һинд Илаһлары арасынңа иң популяр һәм киң табыныла торганы. Кришнаның туган көне һәр елны Һинд дине тарафдарлары тарафыннан Ай-Кояш Һинд дине календаре буенча Кришна-Джанмаштамины бәйрәм итәләр, ул Грегориан календаре буенча август ахырына яки иртә сентябрьгә туры килә.

Кришна тормышы турында анекдотлар һәм кыйссалар «Кришна Лила» дип аталалар. Ул "Махабхарата"да, "Бхагавата Пурана"да һәм "Бхагавад Гита"да үзәк персонаж булып тора һәм күп Һинд дине фәлсәфәсе, Һинд дине теологиясе һәм Һинд дине риваятьләре текстларында искә алына. Алар аны төрле перспективаларда сурәтлиләр: Ходай-бала, шук бала, үрнәк яратучы, илаһи каһарман һәм универсаль иң олы җан., Quote: «Krsna’s various appearances as a divine hero, alluring god child, cosmic prankster, perfect lover, and universal supreme being (…)». Аның иконографиясе бу риваятьләрне чагылдыра һәм аны тормышының төрле этапларында күрсәтә, мәсьәлән, майны ашаучы бала, флейтада уйнаучы кечкенә малай, Радха белән хатын-кыз тугърылары тарафыннан уратылган яшь кеше, яки Арджунага киңәш бирүче дустанә арба йөртүчесе.

Кришнаның синонимнары безнең эрага кадәр 1-енче меңьеллык әдәбиятына карый. Кайбер суб-традицияләрдә Кришнага "Сваям-бхагаван"га буларак табыналар, һәм моның турында Кришнаизм буларак сөйлиләр. Бу суб-традицияләр урта гасыр Бхакти хәрәкәте контекстында үсеп чыкканнар.Ravi Gupta and Kenneth Valpey (2013), The Bhagavata Purana, Columbia University Press, ISBN 978-0231149990, pages 185—200 Кришнага караган әдәбият күп башкару сәнгатьләрен илһамландырган, мәсьәлән, Бхаратнатьям, Катакали, Кучипуди, Одисси һәм Манипури биюе.ML Varadpande (1987), History of Indian Theatre, Vol 1, Abhinav, ISBN 978-8170172215, pages 98-99 Ул пан-Һинд дине Ходае, әмма аңа аеруча кайбер урыннарда табыналар, мәсьәлән, Уттар Прадешта Вриндаванда, Ориссада Җаганнатха аспектына, Көнбатыш Бенгалиядә Маяпурда Гуҗаратта Дварка һәм Җанагадһта, Махараштрада, Пандһарпурда Витобха формасында, Раджастханда Натхдварада, һәм Кералада Гуруваюрда. 1960-ынчы еллардан бирле Кришнага табыну шулай ук Көнбатыш дөньяга һәм Африкага таралган, күбесенчә Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте эшчәнлегенә рәхмәтле.

Исемнәр һәм эпитетлар

«Кришна» сүзе Санскрит сүзе -дан килеп чыккан, ул беренче чиратта «кара», «караңгы» яки «куе-зәңгәр» дигәнне аңлата.* Monier Williams Sanskrit-English Dictionary (2008 revision) Apte Sanskrit-English Dictionary Кимүче Ай Кришна Пакша дип атала, ул «караңгылану» мәгънәсенә карый. Исем кайвакыт «бөтен нәрсәне җәлеп итүче» дип интерпретацияләнә.

Вишну исеме буларак, Кришна «Вишну Сахасранама» да исемлектә 57-енче исем буларак китерелә. Аның исеменә нигезләнеп, Кришна муртиларда кара- яки зәңгәр-тәнле итеп күрсәтелә. Кришна шулай ук төрле титуллар астында мәгълүм, алар аның күп ассоциацияләрен һәм аттрибутларын чагылдыра. Иң киң таралган исемнәр арасында «Моһан», «җырлаучы», «Говинда» «баш көтүче»,Monier Monier Williams, Go-vinda, Sanskrit English Dictionary and Ettymology, Oxford University Press, p. 336, 3rd column һәм Гопала "Го"ларның яклаучысы, моның мәгънәсе «җан» яки «сыер». Кришнаның кайбер исемнәре региональ әһәмияткә ия; Җаганнатха Пури Һинд дине гыйбадәтханәсендә Җаганнатха, ул Ориссада һәм көнчыгыш Һиндстанның янәшә төбәкләрендә популяр инкарнация булып тора.For the historic Jagannath temple in Ranchi, Jharkhand see: XIX гасыр русча аңлатылган Санскрит буенча китапларда Кршна дип язылган.

Иконография

Кришна Һинд дине традицияләрендә төрлечә тәкъдим ителгән, әмма кайбер уртак хасиятләр белән. Аның иконографиясе аны Вишну кебек кара, караңгы яки зәңгәр тән белән күрсәтә. Шулай да, борынгы һәм урта гасыр рельефларда һәм ташка нигезләнгән сәнгатьләрдә ул Һиндстанда да, Көньяк-Көнчыгыш Азиядә дә эшләнгән материалыннан табигый төстә ясала.[a] ;[b] Bertrand Porte (2006), «La statue de Kṛṣṇa Govardhana du Phnom Da du Musée National de Phnom Penh.» UDAYA, Journal of Khmer Studies, Volume 7, pages 199—205 Кайбер текстларда, аның тәне шигъри рәвештә Җамбул төсе буларак тасвирлана (Җамун, шәмәхә төстәге җимеш).

Кришнаны еш тавис каурыеннан такыя яки таҗ кигән итеп сурәтләнә, яки бансури (Һинд дине флейтасында) уйнаучы итеп сурәтләнә. Бу формада ул гадәттә бер аягы икенчесе алдында «Трибханга» позициясендә күрсәтелә. Аның белән компаниядә еш сыерлар яки таналар, бу «Говинда» көтү йөртүчесенең символы булып тора. Альтернатив рәвештә, ул гопилар (сөт савучы кызлар) белән романтик яки кызыгырлык кеше итеп сурәтләнә, еш ул шук була.

Башка сурәтләрдә, ул «Махабхарата» сугыш сәхнәләренең өлеше булып тора. Ул арба йөртүче итеп күрсәтелә, аның Пандав Арджуна патшазадәсенең мөрәҗәгать итүен билгеләргә кирәк, символик рәвештә ул Һинд диненең «Бхагават Гита» язмасына китергән вакыйгаларны чагылдыра. Бу популяр сурәтләрдә, Кришна арба йөртүче алдында пәйда була, я Арджунаны тыңлаучы киңәшче кебек, яки арба йөртүче буларак, бу Арджуна Курукшетра сугышы вакытында укларын максатка төбәгәндә.

Кришнаның альтернатив сурәтләре аны бәби итеп күрсәтә (Bala Krishna, бала Кришна), кулларында һәм тезләрендә үрмәләүче бала, биюче бала, яки гаепсез кыяфәтле бала, ул йунап майны урлый һәм куллана (Makkan Chor), кулында Ладдуны тотучы (Laddu Gopal) яки олы фикер иясе Маркандейя тарафыннан күренгәнчә Пралайя (Галәм эрелүе) вакытында баньян яфрагында торып аяк бармагын суыручы Галәм баласы буларак. Кришна иконографиясенең төбәк вариацияләре төрле формаларда күренә, мәсьәлән, Ориссада Җаганатха буларак, Махараштрада Витһоба,Витхоба Кришнаның формасы буларак кына күренми. Ул шулай ук кайберәүләр тарафыннан Вишну, Шива һәм Гаутама Буддһаныкы дип таныла. See: and Раджастханда Шринатхҗи һәм Кералада Гуруваюраппан.

Дизайнда һәм архитектурада Кришна сурәтләрен ясау өчен кагыйдәләр Һинд дине гыйбадәтханәсе сәнгатьләре буенча урта гасыр Санскрит текстларында тасвирланган, мәсьәлән, Вайкһанаса Агама, Вишну дһармоттара, Бриһат самһита, һәм Агни Пуранада. Охшаш рәвештә урта гасыр Тамил текстларында шулай ук Кришна һәм Рукмининың потларын ясау өчен кагыйдәләр бар. Бу кагыйдәләр буенча ясалган берничә потлар Хөкүмәт Музее, Ченнаи тупланмаларында бар.

Тарихи һәм әдәби чыганаклар

Махабхарата

Кришнаның шәхес буларак тасвирламасы булган иң иртә тексты — ул «Махабхарата» эпосы, анда Кришна Вишнуның инкарнациясе буларак тасвирлана. Кришна эпосның күп кыйссаларына үзәк булып тора. "Бхагавад Гита"ны тәшкил итүче эпосның алтынчы китапның унсигез бүлегендә Кришнаның Арджунага сугыш кырында киңәшләре бар. "Махабхарата"ның соңгы кушымтасы "Харивамса"да Кришнаның балачагы һәм яшьлегенең тәфсилле юрамасы бар.Maurice Winternitz (1981), History of Indian Literature, Vol. 1, Delhi, Motilal Banarsidass, ISBN 978-0836408010, pages 426—431

Чандогья Упанишад фараз ителгәнчә безнең эрага кадәр 8-енче һәм 6-ынчы гасырлар арасында төзелгән булган, ул борынгы Һиндстанда Кришнага караган фикернең тагын бер чыганагы булып торган. (III.xvii.6) шигырендә Кришна "Кришнайя Дэвакипутрайя"да искә алына (Санскрит телендә: कृष्णाय देवकीपुत्राय), биредә ул «Ангираса» гаиләсенең «Гһора» фикер иясенең өйрәнчеге буларак. Бу «Девакиның улы Кришнага» дигән фраза Макс Мюллер кебек галимнәр тарафыннан искә алына.Max Müller, Chandogya Upanishad 3.16-3.17, The Upanishads, PartI, Oxford University Press, pages 50-53 with footnotes Ул "Махабхарата"да Кришна турында Ведик белемнең һәм мәсьәлләрнең потенциаль чыганагы, әмма бары тик потенциаль, чөнки бу шигырь текстка интерполяцияләнергә мөмкин булган, яки Кришна Дэвакипутра Кришна Ходаеннан аермалы буларак булырга мөмкин булган.Edwin Bryant and Maria Ekstrand (2004), The Hare Krishna Movement, Columbia University Press, ISBN 978-0231122566, pages 33-34 with note 3 Бу икеләнүләр күпкә соңрак вакыт «Сандилья Бхакти Сутралар» трактаты тарафыннан тәэмин ителә,Sandilya Bhakti Sutra SS Rishi (Translator), Sree Gaudia Math (Madras) анда күпкә соңрак компиляцияләрдән цитаталар китерелә, мәсьәлән, Нараяна Упанишад, әмма беркайчан да Чандогья Упанишадтан шигырьләр цитаталанмый. Башка галимнәр борынгы Упанишадта Деваки белән искә алынган Кришна «Бхагават Гита» данының соңрак Һинд дине Ходаена карамавы белән ризалашмыйлар. Мәсьәлән, Арчер раслаганча бер Упанишадада бергә очраган ике исемнең бергә булуы җиңел төшеп калдрырыга мөмкин түгел.WG Archer (2004), The Loves of Krishna in Indian Painting and Poetry, Dover, ISBN 978-0486433714, page 5

Яска'ның Нируктассы безнең эрага кадәр 6-ынчы гасыр тирәсендә нәшер ителгән этимологик сүзлектә Акрурада булган Шьямантака асыл ташы искә алына, бу Кришна турында яхшы мәгълүм булган Пураник тарихтан мотив. Шатапатха Брахмана һәм Айтарейя-Араньяка Кришнаны аның Вришни килеп чыгышы белән ассоциацияли.Sunil Kumar Bhattacharya Krishna-cult in Indian Art. 1996 M. D. Publications Pvt. Ltd. ISBN 81-7533-001-5 p.128: Satha-patha-brahmana and Aitareya-Aranyaka with reference to first chapter.

Авторы борынгы грамматик Панининың Аштадхьяисында (фараз ителгәнчә безнең эрага кадәр 5-енче яки 6-ынчы гасырга карый торган), Васудэва, Васудэваның улы, һәм Арджуна, табыну кабул итүчеләре буларак, бергә шул ук сутрада очрый. Pâṇ. IV. 3. 98, Vâsudevârjunâbhyâm vun. See Bhandarkar, Vaishnavism and Śaivism, p.3 and J.R.A.S. 1910, p.168. Sûtra95, just above, appears to point to bhakti, faith or devotion, felt for this Vâsudeva.Sunil Kumar Bhattacharya Krishna-cult in Indian Art. 1996 M. D. Publications Pvt. Ltd. ISBN 81-7533-001-5 p.1

Безнең эрага кадәр 4-енче гасыр ахыры Греция этнографы һәм Чандрагупта Маурья сарай янының Селевк I-нең илчесе Мегасфен мәшһүр Индика эшендә Гераклга искәрмә ясый. Бу текст хәзер тарих өчен югалган, әмма соңрак Греклар тарафыннан, мәсьәлән, Аррайн, Диодор һәм Страбо тарафыннан икенчел әдәбиятта цитаталанган булган. Бу текстлар буенча, Мегасфен Гераклга табынган Соурасеной кабиләсенең ике төп шәһәре булган — Метһора һәм Клейсобора, һәм кораб йөри алырлык Җобарес елгалары булган. Кришна турында публикацияләре өчен мәшһүр Һинд диннәре профессоры Эдвин Брайант буенча «Соурасеной Кришна шуннан булган Яду династиясенең тармагы, Шурасеналар булуның шиге әз». Брайант раслаганча, Геракл сүзе Хари-Кришна сүзенең Грек фонетик эквиваленты, Матһура Метһора, Кришнапура Клейсобора, һәм Ямуна Җобарес булган кебек. Соңрак, Александр Македонияле Һиндстан субкыйтгасында кампаниясен башлап җибәргәч, аның якыннары искә алганча, Патша Порусның солдатлары Геракл сурәтен тагып йөри торган булганнар.

Буддачылык Пали канонында һәм Гһата-Җатакада (No.454) полемик рәвештә Васудэва һәм Баладэва тугърылары искә алына. Бу текстларның күп хасиятләре бар һәм алар Кришна риваятьләренең буташтырылган юрамалары булырга мөмкин. Җәйничелек текстлары шулай ук бу хикәяләрне искә ала, шулай ук күп хасиятләр һәм төрле юрамалар белән, аларның Тиртханкаралар турында риваятьләрендә. Борынгы Буддачылык һәм Җәйничелек әдәбиятында бу Кришнага караган риваятьләрне кертү Кришна теологиясе Борынгы Һиндстанда күп Һинду булмаган традицияләрендә булган һәм әһәмиятле булганын күрсәтә.Hemacandra Abhidhânacintâmani, Ed. Boehtlingk and Rien, p. 128, and Barnett’s translation of the Antagada Dasāo, pp.13-15 and 67-82.

Үзенең "Махабхасья"сында борынгы Санскрит грамматигы Патанджали Кришна турында берничә искә алу ясый һәм моңа бәйлеләр соңрак Һинд текстларында бар. Аның Панининың 3.1.26 шигыренә комментариендә, ул шулай ук Камсавадһа яки «Камсаны үтерү» сүзен куллана, бу Кришна тирәли риваятьләрнең мәшһүр өлеше.

Тәңкәләр