Дилүс Хуҗәхмәтов, Дилүс Дамир улы Хуҗәхмәтов (1987 елның 29 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чаллы) — курчак театры актеры, 2002 елдан — Яр Чаллы курчак театрында, 2012 елдан — Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында хезмәт итә. Татарстанның атказанган артисты (2018). «Тантана» (2011, 2015, 2019, 2021, 2022, 2024) һәм «Алтын битлек» (2024) премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле 1987 елның 29 августында Чаллыда туган. Туган шәһәрендә 7нче музыка лицееның театр бүлеген (бик яхшы билгеләргә), Чаллының 52нче татар мәктәбенең тугыз классын тәмамлаган (2002). 14 яшеннән һөнәри театр дөньясына кереп киткән — Чаллы дәүләт курчак театрында эшли башлаган: башта сәхнә машинисты, тавыш операторы, соңрак — актерУндүрт яшендә артист булган егет. «Шәһри Казан», 17.04.2014. «Курчак театры актеры» белгечлеге буенча Казан театр укуханәсен (2015, читтән торып), Социаль һәм гуманитар белемнәр институтының икътисад факультетын тәмамлаган. Ун ел Яр Чаллы курчак театрында эшләгән. 28 спектакльдә 60 роль башкарган Я не любил играть принцев . «Новая Неделя», 02.04.2010. 2012 елдан – Илдус Зиннуров чакыруы буенча, Казанда, Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында хезмәт итә. Театр коллективы белән РФ төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә гастрольләрдә, курчак театрларының халыкара фестивальләрендә катнаша: «Оренбургский арбузник» (Ырынбур), «Радуга» (Самар), «Серебряный осетр» (Волгоград), «ЛИКУРИЧ-65» (Кишинев, Молдова), «И-Волга» (Тольятти), II Баку халыкара курчак театрлары фестивале (2013, Баку, Азәрбайҗан), II «Театральное Поволжье» -«Ниточка» Идел буе округы курчак театрлары фестивале (2014, Уфа), VII «Белгородская забава» халыкара фестивале (2015, Белгород) һ. б.

Башкарган рольләре

Булат — «И, сөйкемле Шүрәле» Гөлшат Зәйнашева Илшат, малай — «Кәкрүшкә» Ренат Харис Шүрәле — «Кыш бабай бүләкләре» Н. Абрамцева Кырмыска — «Җырлап узган җәй» Нәби Дәүли Бабай — «Кәҗә белән Сарык» Габдулла Тукай Нихати — «Ана күзләре» Зиннур Думави (япон әкияте буенча) Котбетдин — «Котбетдин маҗаралары» Н. Гернет Лачын — «Таңга - Чулпан, айга – Зөһрә» Зөлфәт Кенәз Вано Пантиашвили — «Ханума» А. Цагарели Гудвин — «Зөбәрҗәт шәһәр тылсымчысы» А. Волков Пацюк, Чуб — Раштуа алды төне – Николай Гоголь һ. б.

Тавыш яздыру «Шаян» телеканалыннан барган бик күп популяр мультфильмнарны татарча сөйләштерүче актер — «Кечкенә викинг Вик»та Хал, Снуре, Свен, Джурей, Урби, Горн, Фекс, Ульме Покслар, «Тычкан абый дәресләре»ндә Профессор Квиз, Лаборант Чейзилар аның тавышы белән сөйләшә Әкият иленнән. «Көмеш кыңгырау», 19.11.2018.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Д. Хуҗәхмәтов чит шәһәрләрдә үткән фестивальләрдә «Иң яхшы ир-ат роле» төрендә җиңүләр яулап кайта: 2008 — «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңүче (Винница, Украина) 2009 — «Ел актеры» шәһәр бәйгесе җиңүчесе (Чаллы) 2010 — «Иң яхшы эпизодик рольне башкаручы» номинациясендә җиңүче (Волгоград, «Серебряный осетр» фестивале) Их – жюри – не поймешь. «Вечерние Челны» 2011 — «Мәдәнияттә ирешкән уңышлары өчен» күкрәк билгесе Дилюс Хузиахметов: “Мы оживляем куклы”. «События», 28.03.2011 2011 — «Тантана» премиясе — «Курчак театрының иң яхшы артисты» номинациясендә җиңүче 2015 — «Тантана» премиясе — «Ханума» спектаклендәге Кенәз Вано Пантиашвили роле өченГөлинә Гыймадова. Без барыбыз да актерлар. «Ватаным Татарстан», 29.03.2016 2018 — Татарстанның атказанган артисты Дүрт сәнгать әһеле «Татарстанның атказанган артисты» исеменә лаек булды . Татар-информ, 22.03.2018 2019 — «Тантана» премиясе (төркем эчендә) — «Иң яхшы ансамбль» номинациясендә «Раштуа алды төне» спектаклендәге (Николай Гоголь) роле өчен 2021 — «Тантана» премиясе — Чаллы дәүләт курчак театрында «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Әҗәл ролен башкарган өчен (Әлмәндәр ролен башкарган Юрий Чуктиев белән икесенә)«Тантана - 2021» театр премияләрен тапшыру. «Татар-информ» онлайн, 27.03.2021 2022 — «Тантана» премиясе — «Курчак театрының иң яхшы артисты» номинациясендә «Әкият» курчак театрында «Адәмнәр» спектаклендәге роле өчен Объявлены победители театральной премии Министерства культуры РТ «Тантана». Министерство культуры Республики Татарстан, 28.03.2022 2024 — «Тантана» премиясе — «Курчак театрының иң яхшы артисты» номинациясендә «Әкият» курчак театрында Евгений Водолазкинның «Авиатор» спектаклендә Иннокентий Платонов роле өченР. Мөхәммәтова. Дилүс Хуҗахмәтовка тагын бер «Тантана» премиясе тапшырылды. Татар-информ, 27.03.2024 2024 ― «Алтын битлек» премиясе ― «Курчак театрында иң яхшы актер эше» номинациясендә ― Евгений Водолазкин романы буенча куелган «Авиатор» спектаклендә төп герой Иннокентий Платонов өченРузилә Мөхәммәтова. Татарстанда режиссер эше буенча беренче «Алтын битлек»не Илгиз Зәйниев алды. Татар-информ, 24.06.2024

Гаиләсе Хатыны — Лилия, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган (Наилә Гәрәева курсы). Чаллы курчак театрында оештыручы-педагог булып эшләгән. 2011 елда өйләнешкәннәр. Улы Кәрим, кызы Мәликә.

Искәрмәләр

Әдәбият Лилия һәм Дилүс Хуҗиәхмәтовлар: Фатир булганны көтсәң, баласыз картаясың. «Гаилә һәм мәктәп», 2016 ел, март.

Сылтамалар

Дилүс Хуҗәхмәтов. Театрның рәсми сайты Вконтакте сәхифәсе Dilyus-Huzyahmetov. facebook.com

Моны да карагыз

Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:«Әкият» театры актерлары Төркем:Чаллы курчак театры актерлары Төркем:«Алтын битлек» премиясе лауреатлары