Фирдәвес Гыйрфанов, Фирдәвес Гыйльметдин улы Гыйрфанов (1940 елның 7 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Әҗил — 2017 ел, РФ, ТР, Яр Чаллы) — рәссам–график, иҗатында болгар чорына һәм шамаилләргә зур урын бирә, пыялага шамаил ясау осталарының берсе, РФ һәм ТР (1996) рәссамнар берлекләре әгъзасы. ТР (1999) һәм РФ атказанган мәдәният хезмәткәре.
Тәрҗемәи хәле 1940 елның 7 июнендә Татарстан АССР Яшел Үзән районы Әҗил авылында туган. Бераздан гаиләсе Казанга күчкән. Казан сәнгать укуханәсен (1968), «театр рәссамы» белгечлеге буенча А. Островский исемендәге Ташкәнт театр-сәнгать институтының сәнгать факультетын (1973) тәмамлаганGirfanov Firdaus Gilmutdinovich . Artru.info.
Татарстан АССР мәдәният министрлыгы юлламасы белән Чаллыга җибәрелә. 1973—1989 елларда Яр Чаллы шәһәренең 1нче санлы балалар сәнгать мәктәбенең оештыручысы һәм беренче директоры Яр Чаллы шәһәре 1нче санлы балалар сәнгать мәктәбенең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе. «КамАЗ ударнигы» исеме ала.
Иҗаты Унике яшьтән үк шамаилләр ясый башлый. Фирдәвес Гыйрфанов — XX гасыр азагындагы милли күтәрелеш чорында «болгарчылык» юнәлешен яклап иҗат иткән рәссам. Картиналарында X—XIII гасырларда Идел Болгары калаларында кайнаган тормышны сурәтли. Пыялага шамаил ясау остасы.
Беренче күргәзмәсе Яр Чаллыда 1992 елда уза Чаллы рәссамы болгарчылык иҗатын дәвам итә. Азатлык радиосы, 10.05.2015. Халыкара (БГӘ, Төркия, Франция), зона (Мәскәү, Волгоград, Түбән Новгород), республика (Казан, Болгар) күргәзмәләрендә катнаша. Иҗат эшләре ТР милли музеенда, «Казан» ММҮ музеенда, Яр Чаллы картиналар галереясында, Казанда дәүләт тарихы музеенда, «Туран» фондында, шәхси коллекцияләрдә саклана.
Яр Чаллыда узган шәһәркүләм бәйгеләрдә «Декоратив-гамәли сәнгать төре буенча җиңүче — 2006», «Ел рәссамы — 2012» исемнәре ала Художник года - 2012. Конкурсная выставка в Н. Челнах.
Искәрмәләр
Әдәбият Мәҗитов Ф. Ерак гасырларга сәяхәт (Рәссам Фирдәвес Гыйрфанов иҗаты турында). «Мәйдан», 2007 ел, сентябрь, 79-83нче бит.
Сылтамалар
Яр Чаллы шәһәре 1нче санлы балалар сәнгать мәктәбенең Вконтакте сәхифәсе Открылась юбилейная выставка заслуженного работника культуры РТ Фирдауса Гирфанова. Управление информационной политики и по связям с общественностью мэрии г Н. Челны, 7 мая 2015 Выставка памяти художника Фирдауса Гирфанова
Моны да карагыз
Төркем:Казан сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Ташкәнт сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Рәссамнар Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Укытучылар Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре