Василий Бартольд (, — , ) — шәркыятьче, Санкт-Петербург ФАнең хакыйкый әгъзасы (1913). Россия шәркыятьчелек мәктәбенә нигез салучыларың берсе. 1896 елдан Санкт-Петербург университетында, профессор (1905), «Мир ислама» (1912) һәм «Мусульманский мир» (1917) журналларының баш мөхәррире. 1921-1930 елларда Россия ФАнең Азия музее каршындагы шәркыятьчеләр коллегиясе рәисе урынбасары. Урта Азия, Якын һәм Урта Көнчыгыш, Көнбатыш Яурупа халыклары, ислам һәм шәркыятьчелек турында фәнни хезмәтләр авторы.Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В Искәрмәләр
Źródło i licencja
Na podstawie: Wikipedia — Василий Бартольд · historia autorów.
Tekst: CC BY-SA 4.0.
Informacja o opracowaniu
Usunięto składnię wiki i szablony; dłuższe teksty skrócono.