Нәфис Миңнебаев, Нәфис Наил улы Миңнебаев (1985 елның 24 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы) — спортчы (60 кг авырлыкта көрәшче), тренер, судья, билбау көрәше буенча РФ халыкара класслы спорт остасы, РФ көрәш буенча спорт остасы, ТР милли көрәш буенча спорт остасы, билбау көрәшендә 60 кг авырлыкта РФ чемпионы (2009, 2010, 2012, 2015), ТР чемпионы (2009, 2010, 2012, 2015, 2016), XXVII Җәйге Универсиада чемпионы (2013)Россияне завоевали 7 золотых медалей в борьбе на поясах среди мужчин. «Элита Татарстана», 09.07.2013.

Тәрҗемәи хәле 1985 елның 24 мартында Татарстан АССР Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында гади җир кешеләре гаиләсендә беренче бала булып туган. Әтисе Наил, әнисе Тәнзилә. Көрәш белән Чаллы Башы мәктәбендә укыганда шөгыльләнә башлый. Физик тәрбия, укытучылары Марс Әхмәтов, Ринат Миңнебаев (туганнан туган абыйсы), әтисе Наил Нәфистә спортка мәхәббәт тәрбияли. Берече уңышы 3 сыйныфта укыганда районның данлы көрәшчесе Габбәс Әхмәдиев призына көрәш буенча ярышларда 26 кг авырлыкта җиңү булаЧемпион Универсиады борец Нафис Миннебаев встретился с земляками. tatarstan.er.ru, 22.07.2013.

Мәктәпне тәмамлагач, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының (2011 елдан КФУ институты) физика-математика бүлегенә укырга керә, «физика һәм информатика укытучысы» белгечлеге ала. Тренировкаларга «Казанхимстрой» спорт комплексы тренерлары Николай Крылов, Гайнетдин Мөхәммәдиев янына, соңрак Казан энергетика университеты тренеры ТР атказанган тренеры Наил Хәбибуллинга йөри. Ярышларда 60 кг авырлыкта чыгыш ясый.

Югары уку йортын тәмамлагач, 2010 елда Биектауга килеп, «Юность» яшүсмерләр клубында тренер-укытучы, инструктор булып эшли.

2014 елда районның яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнгәч, райондагы барлык спорт эшләре өчен җаваплы була .

Биектау районының көрәш буенча җыелма командасы тренеры. РФ билбау көрәше буенча җыелма командасы әгъзасы.

2018 елның сентябрендә Кыргызстанда узган Күчмәннәрнең III халыкара уеннарында РФ командасы составында катнаша.

Уңышлары XXVII Җәйге Универсиада чемпионы (2013). РФ чемпионы (2009, 2010, 2012, 2015) ТР чемпионы (2009, 2010, 2012, 2015, 2016) ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына уздырылган татар-башкорт милли көрәше буенча ярышта 5 тапкыр чемпион Муса Җәлил призына узган турнир җиңүчесе (2013, 2015) «Батырлар бәйгесе» җиңүчесе

Гаиләсе Хатыны Гөлнара, улы Рамазан, кызы Әмирә. Искәрмәләр

Әдәбият Рузалия Тимербаева. Нәфис Миңнебаев: «Тормыш ул – көрәш». «Идел», 2017 ел, гыйнвар, 28-31нче бит.

Сылтамалар Нәфис Миңнебаев . РФ Көрәш федерациясе рәсми сайты nafis_minnebaev. Instagram сәхифәсе Нәфис Миңнебаев. Вконтакте сәхифәсе

Төркем:Россия спортчылары Төркем:Татарстан спортчылары Төркем:Көрәшчеләр Төркем:Татарстан көрәшчеләре Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Укытучылар Төркем:Көрәш буенча Россия чемпионнары Төркем:Көрәш буенча Татарстан чемпионнары Төркем:Россиянең халыкара класслы спорт мастерлары