Зур Фатра (словак теле. Veá Fatra, Велька-Фатра) — Төньяк Словакиядә булган тау массивы, Франск-Татранскыйның бер өлеше. .Иң зур ноктасы-Остредок тавы, 1592 м.Шунысы кызык, Зур Фатра , Кечкенә Фатрадан түбәнрәк , Зур Фатра Турецның көнчыгыш чикләрен булып хезмәт итә.
1971 елда Зур Фатра территориясе тыюлык дип игълан ителә, ә 2002 елның 1 апреленнән Милли парк булып санала. Тыюлык территориясендә 1000гә якын сирәк үсемлек үсә.Биредә Ауропадагы иң зур Тисби агачлыгы. Территориянең 90 % диярлек чәчәк һәм пихта белән капланган. Шулай ук чыршы да очрый.
Зур өлеше төрле мезозой токымы белән капланган . Үзәк өлеш сланецлардан, ә көньяк һәм көньяк-көнбатыш известьтән һәм доломиттан тора.
Зур Фатраның нокталары
Остредок (Ostredok, 1592 м н.у.м.); Фрчков (Frčkov, 1585 м); Крижна (Krížna, 1574 м); Ракитов (Rakytov, 1567 м); Сухий Врх (Suchý vrch, 1550 м); Плоска (Ploská, 1532 м); Смрековица (Smrekovica, 1530 м); Боришов (Borišov, 1510 м); Шипрун (Šiprúň, 1461 м); Тлста (Tlstá, 1414 м); Зволен (Zvolen, 1402 м); Лысец (Lysec, 1381 м); Дриенок (Drienok, 1268 м); Остра (Ostrá, 1247 м).
Истәлекле урыннар
Блатница замогы җимерелеге Скансен Мартин һәм Ружомберок шәһәрләре Кыялар , мәгарәләр, шарлавыклар , тау күлләре Күп санлы тау чаңгысы үзәкләр
Сылтамалар
Заповедник Большая Фатра Большая Фатра
Галерея
Төркем:Словакия Төркем:Словакия географиясе Төркем:Парклар Төркем:Тау массивлары