Педер Хузангай, Петр Петр улы Хузангай (, 1907 елның 22 гыйнвары, РИ, Казан губернасы, Спас өязе, Әлки волосте, Сиктерме – 1970 елның 4 марты, ССРБ, РСФСР, Чуаш АССР, Чабаксар) — Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрь, тәрҗемәче, Чуаш АССР халык шагыйре (1950), Чуаш АССРның К. Иванов исемендәге дәүләт (1967), М. Сеспель исемендәге комсомол (1969) премияләре иясе. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле

1907 елның 22 гыйнварында Казан губернасы Спас өязе Әлки волосте Сиктерме (хәзерге Татарстанның Әлки районы Сиктерме-Хузангай) авылында туган. 1915—1923 елларда 2нче баскыч авыл мәктәбендә укый. 1923 елда Казандагы Чуаш педагогия техникумына укырга керә, укуын тәмамламый, 1925 елда Чабаксарга күчә. 1924 елда «Сунтал» журналында беренче шигырьләре басыла. 1924—1930 елларда әлеге басмада утызлап яңа әсәрен бастыра. 1925—1926 елларда «Сунтал» журналында сәркатип-тәрҗемәче, әдәби киңәшче, Чуаш АССР юстиция хәрби комиссариатында тәрҗемәче, Ашхабад шәһәрендә күчереп язучы, статист булып хезмәт куя.

1927 елның сентябрендә Казанда Көнчыгыш педагогия институтына укырга керә. 1928 елның язында «Уяртсан» исемле беренче китабы нәшер ителә. 1930 елның мартында, укуын өзеп, Мәскәүгә, «Коммунар» үзәк чуаш гәҗитенә штаттан тыш хәбәрче булып күчә.

1938 елда, милләтчелектә гаепләнеп, төрмәгә ябыла. 1939 елның августында аклана. 1939—1942 елларда Ленинградта һәм Казанда дәвалана.

Бөек Ватан сугышы елларында 207нче һәм 273нче укчы дивизияләр составында рядовой, өлкән лейтенант, дивизия сәяси бүлеге инструкторы, «Ватан өчен», «Сталинец» дивизия гәҗитләре әдәби хезмәткәре булып катнаша. Фронтта язган шигырьләренә һәм очеркларына А. Сувар дип кул куя. 1944 елда каты яралана. Мәскәүдә дәвалангач, ГИТИСның чуаш студиясенә тәрҗемәче булып урнаша.

1950—1960 елларда чит илләрдә була. Яңа әсәрләр яза һәм тәрҗемә белән шөгыльләнә. Аның сүзләренә җырлар иҗат ителгән.

1970 елның 4 мартында вафат.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1950 — Чуаш АССР халык шагыйре 1967 — Чуаш АССР Дәүләт премиясе 1969 — Чуаш АССР Сеспель премиясе Кызыл Йолдыз ордены Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

Хәтер

Татарстанның Әлки районындагы туган авылы атамасы Хузангай итеп үзгәртелә (2004 елдан Сиктерме-Хузангай). 2002 елда туган авылында музее ачылаГульнар Залялова. Открылся музей Хузангая . «Республика Татарстан», 07.07.2002 Музей народного поэта Чувашии Петра Хузангая на его родине.

Гаиләсе Хатыны — чуаш драма актрисасы ССРБ халык артисты В. В. Кузьмина (1923―2021). Кызы Саламби, улы Атнер (1947). Искәрмәләр

Сылтамалар Петр Хузангай - народный поэт Чувашии Хузангай Петр Петрович. Чувашская энциклопедия

Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Чуаш шагыйрьләре Төркем:Тәрҗемәчеләр Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Чуашстанның халык шагыйрьләре Төркем:Чуаш Республикасының Константин Иванов исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Сеспель премиясе лауреатлары Төркем:Педер Хузангай Төркем:Язучылар берлеге рәисләре