Шәехзадә Бабич һәйкәле — Уфада 2019 елда ачылган һәйкәл. Шагыйрь Шәехзадә Бабичның (Шәехзадә Мөхәммәтзакир улы Бабич, 1895-1919) исемен мәңгеләштерү максатында куелган. Авторы — сынчы, РФ халык рәссамы Андрей Ковальчук (Мәскәү).
Урыны Һәйкәл Уфа телеүзәге каршындагы калкулыкка, Салават Юлаев мәйданы почмагына — Зәки Вәлиди һәм Мәҗит Гафури урамнары кисешкән чатка урнашканГөлфия Акулова. В июне в Уфе откроют памятник башкирскому поэту Шайхзаде Бабичу. ИА «Башинформ», 23.04.2019. Әүвәл һәйкәлне Уфаның Киров урамында, «Башкортстан» дәүләт концерт залы каршында куярга планлаштырылган була В Башкирии объявили конкурс на лучший проект бюста Шайзады Бабича . mkset.ru, 9.11.2018.
Тарих Башкортстан дәүләтчелегенең 100 еллыгына багышланган «100 шәхес» проекты нигезендә, XX гасыр башында милли хәрәкәттә катнашкан яшь шагыйрьгә һәйкәл кую турында карар кабул ителә. Һәйкәлне рәсми ачу тантанасы 2019 елның 28 июнендә Уфаның «Торатау» конгресс-холлында эшен башлаган V Бөтендөнья башкортлары корылтае программасына кертелгән Бөтендөнья башкортлары корылтае рәсми сайтыГөлфия Акулова. Народ ждет решения актуальных задач - Данир Гайнуллин с V Всемирного курултая башкир. ИА «Башинформ», 28.06.2019. Һәйкәлне ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнаша.
Тасвирлама Һәйкәлнең биеклеге — 3,5 метр, — 3 метр (чагыштыру өчен: Тукай һәйкәленең биеклеге 3,5 м, күтәртмәсе 4,5 м). Сын Мәскәүдә коелган. Авторы — сынчы, РФ халык рәссамы Андрей Ковальчук (Мәскәү), Уфаның М. Кәрим һәйкәле авторы. Ш. Бабич сул кулына ачык китап тотып, уң кулын өскә күтәреп, халыкка эндәшкән халәттә ясалган. Орнамент белән бизәлгән күтәрмәнең алгы ягында башкортча: Шәехзадә Бабич 1895-1919 Ал да нур чәч халкыңа дип язылган алтакта беркетелгән.
Сылтамалар В Уфе открыли памятник башкирскому поэту и общественному деятелю Шайхзаде Бабичу. ИА «Башинформ», 28.06.2019
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Уфа һәйкәлләре Төркем:Язучыларга һәйкәлләр Төркем:Шәехзадә Бабич