Ольга Андрей кызы Редько (, 1981 елның 12 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстан Җөмһүриятенең сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе (29.03.2014-29.04.2021https://rais.tatarstan.ru/file/laws/laws/laws_345801.pdf).
Тәрҗемәи хәле 1981 елның 12 июнендә Казан шәһәрендә туган. Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган (2003). РФ Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясендә өстәмә белем алган (2008).
Хезмәт юлы 2003—2004 елларда — ТР буенча Җир кадастр палатасы әйдәүче икътисадчысы.
2004—2005 елларда — ТР федерациясенең финанс директоры.
2005—2007 елларда — «ТР инвестицион-венчур фонды» дәүләт коммерцияле булмаган оешмасында: экспертиза бүлегенең баш белгече, проектларны гамәлгә ашыру һәм идарә итү бүлеге башлыгы, директор урынбасары.
2007 елның сентябреннән — ТР дәүләт сатып алулары идарәсе җитәкчесе.
2014 елның 24 мартыннан — ТР сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Редько Ольга Андреевна. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру).
Сылтамалар Ольга Андрей кызы Редько
Искәрмәләр
Төркем:Казанда туганнар Төркем:Татарстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар