РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре () — РСФСРның 1964—1992 елларда гамәлдә булган мәдәният өлкәсендәге казанышларны билгеләүче дәүләт бүләге, мактаулы исем. 1964 елдың 26 маенда булдырылган.
Мактаулы исемнең нигезләмәсе буенча, мәдәният, сәнгать, мәгариф, полиграфия, матбугат, радио һәм телевидение учреждениеләре һәм оешмаларының югары квалификацияле хезмәткәрләренә, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларга һәм мәдәният, сәнгать учреждениеләре һәм оешмалары эшчәнлегендә җәмәгать башлангычында катнашучы шәхесләргә мәдәният үсешенә керткән өлешләре һәм мәдәният өлкәсендә 15 һәм аннан күбрәк ел эшләгән өчен бирелгән.
1991 елның 25 декабрендә кабул ителгән канун буенча мактаулы исемне булдырган дәүләтнең рәсми атамасы үзгәртелү сәбәпле Закон РСФСР от 25 декабря 1991 г. N 2094-I "Об изменении наименования государства Российская Советская Федеративная Социалистическая Республика", 1992 елның 4 февралендә соңгы тапкыр бирелгән.
Шулай ук карагыз :Төркем: РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәрләре :Төркем:Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре
Искәрмәләр
Төркем:Мәдәният өлкәсендә мактаулы исемнәр Төркем:РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:РСФСРның мактаулы исемнәре