Дүшәнбе җәмигъ мәчете, Дүшәнбе шәһәренең үзәк җәмигъ мәчете () — Таҗикстан башкаласы Дүшәнбе шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. Үзәк Азиядә иң зур мәчетләрнең берсе Урта Азиядә иң зур мәчет. ТОП 5 (видео). Бер үк вакытта мәчеттә 150 меңгә кадәр кеше намаз укый ала. Мәчет төзелешенә Катар хөкүмәте акчалата ярдәм иткән.
Тарих
1966 елда Таҗикстан ССРда рәсми теркәлгән 18 мәчет эшли.
XXI гасыр башында, рәсми мәгълүматлар буенча, Таҗикстанда яшәүчеләрнең 90% ы ислам динен тота. шигый- кала, Таҗикстанның күпчелек мөселманнары — хәнәфи мәзһәбендәге сөнниләр.
Яңа зур мәчет төзелгәнче (2019 елга кадәр) Дүшәнбенең җәмигъ мәчете — . Ул 1997—2001 елларда төзелгән. Биредә мөфтият, казыят, голәмәләр шурасы эшләгән Александр Искәндәри. Үзәк мәчет. ИА «Фергана.Ру»
Дүшәнбе җәмигъ мәчете Катар хөкүмәте төзелеш өчен кирәк булган 100 миллион долларның 70 миллионын бүлеп биргән. Беренче килешү 2007 елда имзаланган. Төзелеш дүрт ел дәвам итәр дип ниятләнелгән. Объектны төзү белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Adnan Saffarini компаниясе шөгыльләнә Катар платит за гигантскую мечеть в Таджикистане. thenational.ae, 9.10.2009. 2009 елның 5 октябрендә, дөнья хәнәфи мәзһәбенә нигез салучы имам Әбү Хәнифәнең тууына 1 310 ел тулуны билгеләгәндә, Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон мәчет нигезенә беренче ташны сала Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон Үзәк Азиядәге иң зур мәчет нигезенә беренче ташны салды. TODAY.TJ, 4.10.2019. Тасвирлама Мәчет проекты Таҗикстан һәм Катар белгечләренең уртак тырышлыгы белән эшләнгән. Проектны төзегәндә архитекторлар Таҗикстанның үз архитектура традицияләрен дә, дөнья тәҗрибәсен дә игътибарга алган.
Мәчет территориясе Таҗикстан картасы формасында. Мәчет эчендәге 7 бизәкле колонна җәннәтнең җиде капкасын символлаштыра. Мәчет тирә-ягын Таҗикстанның чиста сулар иле булуын гәүдәләндерүче күп кенә сулыклар һәм фонтаннар бизи. Бер үк вакытта мәчеттә 150 меңгә кадәр кеше намаз укый ала.
Мәчетнең 75 метр биеклектәге 4 манарасы, үзәк гөмбәзе һәм 20 кече гөмбәзе бар. Мәчет 12 гектар мәйданда урнаша. Мәчеттән тыш биредә музей, китапханә, конференц-заллар, кабул итү заллары һәм ир-атлар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә намаз уку заллары урнашкан. Мәчетнең барлык биналарының мәйданы 30 мең квадрат метр 2019 елда Дүшәнбедә Урта Азиянең иң зур мәчете ачылачак. islamosfera.ru, 28.12.2018
Сылтамалар Таҗикстан: Катар Дүшәнбегә иң зур мәчет төзергә ярдәм итәчәк. eurasianet.org, 21.10.2011 Анора Саркорова. Зачем Душанбе самая большая мечеть в Центральной Азии? bbcrussian.com, 5.10.2009 Моны да карагыз Дүшәнбе җәмигъ мәчетендә азан (YouTube видео) Үзәк Азиядәге иң зур мәчет (YouTube видео, 4:32)
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2019 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Сөнни мәчетләре Төркем:Дүшәнбе мәчетләре