Салагыш — Татарстан Республикасының Әгерҗе районындагы татар авылы. Әгерҗе шәһәреннән 73 чакрым көньякта, Әҗәү елгасы буенда, Иж һәм Кама елгаларына якын урнашкан. Авыл исеме Авылның исеме сал агызуга бәйле яисә "сул агыш" сүзеннән дигән риваятьләр бар. Тел галиме Г. Саттаров "сала" сүзенең мәгънәсен "тармак, кушылдык" дип аңлата. Ягъни бу очракта "Салагыш" елгасы зуррак елга кушылдыгы буларак шулай исемләнгән. Хәзерге Балтач районындагы Салавыч авылы да Салагыш кебек үк элекке документларда "Салауши" дип йөртелгән. Кайбер хезмәтләрдә бу ике авылны бутау очраклары да бар. Тарихы Авылга нигез салынган вакыты Кайчан нигезләнүе тәгаен билгеле түгел. 1722 елда авылның булганы билгеле.Нафиков, Илдус Саидович, Руслан Камилевич Шакиров, and Лидия Хасановна Нафикова. "Арские (каринские) князья и деревня Салауш (Салагыш) Агрызского района Республики Татарстан (исторический очерк)." Сарапул: Сарапул. тип 40 (2012). Кабер ташлары буенча Хиҗри 1098 һәм 1069 еллары белән (Ул Милади елның 1687 һәм 1658 сәнасына туры килә).Әхмәтжанов М.И. XYII-XYIII гасыр татар ташбилгеләре. Научное издание (на татарском языке). – Казан, 2011. С. 87 – 89, 106 – 107. Авыл халкындагы бер риваятьтә Салагыш 1750 нче елларда гына нигезләнгән дип сөйләнә. Кайбер чыганаклар буенча 1651 елда нигез салынган дип аңлатыла. Татар шәҗәрәләрен өйрәнгән галим М. Әхмәтҗанов язганга караганда Салагыш авылына XVII йөз башында Нократ татарларыннан Җәнчүр токымы (тарихта бу шәхеснең XVI йөз ахыры - XVII йөз ашында яшәгәнлеге мәгълүм) нигез салган. Авылда сакланган риваятьләрдә дә Нократтан килгән Җанчуриннар турында сөйләнә. Җанчуриннар исеменә бирелгән грамота да мәгълүм. Салагыш авылы халкына 1600 елның 15 июлендә Патша грамотасын биргәне Авыл нәселләре Авыл нәселләре Нократ татарларыннан һәм бийләреннән килеп чыккан дип санала. Хәтер 2015 елда Салагыш мәктәбенә Советлар Берлеге Каһарманы Гали Шәмсетдинов (1915-1944) исеме бирелә. Биредә ул 1938-1939 елларда мәктәп директоры булып эшләгән. Географиясе Салагыш Татарстанның башкаласы Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 237 чакрым, ә район үзәге Әгерҗедән көньяк-көнбатышка таба 59 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Климаты

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.4 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Хуҗалыгы 1929 елда авылда “Кызыл Октябрь” колхозы оештырыла, 1937 елда Пушкин исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1968 елда аның составына Мадьяр һәм Яморза авыллары колхозлары керә. 1994 елдан “Идел” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.Tatarica. Татар энциклопедиясе. Онлайн - энциклопедия Tatarica Халкы 1859 елда – 1726, 1887 елда – 2433, 1905 елда – 2959, 1920 елда – 3690, 1926 елда – 2896, 1938 елда – 2023, 1958 елда – 1323, 1970 елда – 1138, 1979 елда – 556, 1989 елда – 768, 2002 елда – 611, 2010 елда – 623, 2015 елда – 497 кеше (татарлар).

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 435 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 89,43%, урыслар — 8,28%, башка халыклар — 2,30%.

Күренекле кешеләре

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1907-10-24 Җәмал Вәзиева Казан федераль университетының Алабуга институты 1989-12-17 Казан 1967-11-22 Әлфия Хәбибуллина Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе reciter Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе

Г.Г.Әминев (1914–1993) – тел галиме, Алабуга педагогика институты ректоры (1953–1960); Ю.Ш.Әминов (1921–1982) – драматург, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе; Д.Г.Вәзиева (1907–1989) – әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты; Э.Г.Гадел (Гаделов) (1936–2002) – “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясенең радио дикторы, шагыйрь, тәрҗемәче, журналист; Л.К.Гадил (Гадилев) (1894–1915) – язучы, әдәбият тәнкыйтьчесе; Тәммимдар Мохит (1919–2009) – эшкуар, җәмәгать эшлеклесе, Токио шәһәренең төрки-мөселман җәмәгате башлыгы (Япония); Р.Г.Хәбибуллин (1941 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, галим агроном, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре; Ф.Х.Хәбибуллин (1940 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТРның атказанган агрономы. Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ. Нафиков, Илдус Саидович, Руслан Камилевич Шакиров, and Лидия Хасановна Нафикова. "Арские (каринские) князья и деревня Салауш (Салагыш) Агрызского района Республики Татарстан (исторический очерк)." Сарапул: Сарапул. тип 40 (2012).