Амстердамның Зәңгәр мәчете () — Нидерландның Амстердам шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете, шулай ук мәдәният үзәге. Манарасы, гөмбәзе булмавы белән үзенчәлекле бина.
Тарих
Мәчет төзелеше 2008 елда башкарылган. Аны Кувәйт хөкүмәте Europe Trust Netherlands бюросы аша финанслаган. Мәчетне кайбер илләрдә «террорчылык оешмасы» дип билгеләнгән нигезләве илдә бәхәсләр уяткан Topman Europese Moslimbroederschap stond aan wieg van Blauwe Moskee in Slotervaart (Мөселман кардәшләр Зәңгәр мәчетне төзүдә башлап йөрде).
Тасвирлама Архитектурасы мәчет символы булган манарасы, гөмбәзе булмавы белән үзенчәлекле. Шулай ук азан тавышы урамга яңгыратылмый The Blue Mosque. Тышкы дивары яртылаш зәңгәр кирпечтән өелгән. Мәчет ике катлы итеп төзелгән. Мәйданы 790 квадрат метр. Мәчеттә гыйбадәт залы, ислам мәгарифенең биш сыйныфы, лекцияләр өчен бүлмәләр һәм ике конференц-зал бар. Мәчетнең рәсми теле — Һолланд теле. Мәчет белән Кувәйтнең диният министрлыгы җитәкчелегендә иҗтимагый шура идарә итә. Algemene regels van Stichting De Blauwe Moskee (Зәңгәр мәчет фондының гомуми кагыйдәләре). Руханиларга хезмәт хакын да әлеге министрлык түли.
Сылтамалар The Blue Mosque Мәчетнең рәсми сайты
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Нидерланд мәчетләре Төркем:2008 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Амстердам