Сухуми мәчете (, ) — Абхазия башкаласы Сухуми шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, мәчет. Ул бер катлы гади бинада урнашкан.
Тарих Абхазия халкының 60% ы христианнар (православие динен тотучылар), 16% ы мөселманнар (2003) Религия в Абхазии. dic.academic.ru..
XX гасырның беренче чирегендә Абхазиядә 60тан артык мәчет эшләгән. Хәзер Абхазиядә (Гудаутада һәм Сухумида) мөселманнарның ике вакытлы гыйбадәт кылу урыны бар.
1992 елда Гудаута мәдәният йорты фойесында мәчет-намаз бүлмәсе оештырыла. Анда һәлак булган Төркия һәм Төньяк Кавказ иреклеләрен соңгы юлга озату оештырыла. Әлеге намаз бүлмәсе совет чорыннан соң мөселманнарның Абхазиядә ачылган беренче гыйбадәтханәсе була. 1999 елда Гудаутада мәчет өчен ике катлы йорт (Мөһаҗирләр ур., 4)Мечеть г. Гудаута. ВКонтакте, Сухумида мәчет өчен бер катлы бина бирелә. Алар мәчет архитектурасына охшамаган, ~100 кешене генә сыйдыра ала (ир-атлар өчен 80 кешелек бүлмә, хатын-кызлар өчен 20 кешелек). Якындагы бинаны сатып алып, Сухуми мәчете территориясен киңәйтү планы бар Абхазия мөфтие Тимур Дзыба Сухум мәчете турында. 26.05.2019 (видео, 7:27).
2014 елда Абхазия мөселманнарының бердәм Диния нәзарәте (АР МБДН) теркәлү үтә. Аның максаты — мөселман халкының дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү, рухи дәрәҗәсен күтәрү һәм конфессияара тынычлыкны саклау. АР МБДН РФ мөселманнары, абхаз диаспоралары белән элемтәдә тора. 2005 елның мартында белән килешү төзелгән. Абхазия мөселманнары Диния нәзарәтенең беренче рәисе — мөфти (1931—2011) булаГаблия, Адиль. dic.academic.ru, 2011 елда Абхазия мөселманнарының дүртенче съезды Салих (Станислав) Кварацхелияны Абхазия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайлый Салих (Станислав) Кварацхелия избран председателем Духовного управления мусульман Абхазии. apsnypress.info. 2017 елдан мөфти — Тимур Дзыба Абхазия мөселманнары яңа мөфти сайлады. materik.ru, 19.12.2017. Мөфти вазыйфасын башкарган Салих Кварацхелия Сухум мәчетенең имамы () итеп билгеләнә. 2010 елның 10 июлендә Сухуми мәчете имамы Салих Кварацхелияның ВАЗ-2107 автомобиле төбенә шартлаткыч җайланма куелган була Салих Кварацхелия: «Мы усилим работу в плане взаимодействия с властями». Эхо Кавказа, 20.12.2011.
Барлык мөселманнар өчен төп дини атрибут — мәчет, Абхазиядә аны төзү ике дистә ел дәвамында кичектерелә. Сухумидагы мәчет өчен урын билгеләнмәгән. Башта мәчетне диңгез ярында төзү күздә тотыла, анда совет чорында ук 14 катлы кунакханәгә нигез салынган була (Тынычлык проспектындагы Югары судның хәзерге бинасы каршында), ләкин монда кунакханә төзергә карар итәләр. Аннан соң Курченко исемендәге парк сайлап алына, махсус парк зонасында мәчет төзү максатка ярашлы түгел дип табыла. Сухуми шәһәре администрациясе башлыгы Астамур Антон улы Адлейба фикеренчә: «Мәчет, Сухумида бердәм рухи үзәк булсын өчен, православие, протестант чиркәүләре һәм католик храмы янында булырга тиеш. Без күбесенчә мөселман илләрендә яшәүче абхаз мөһаҗирләрен аларның тарихи ватаннарына кайтарырга телибез, ләкин алар Абхазиядә аларның дини хокуклары кысылыр дип курка. Дөньядагы абхазларның 70% ы — мөселманнар. Абхазия — христиан иле. Госманлы империясенең күп гасырлык хакимлеге чорында кергән ислам диненең Абхазиядәге абхазларга йогынтысы күптән зәгыйфьләнгән» Мусульмане Абхазии хотят развеять негативное мнение о себе. «Республика Абхазия» (Сухум), 03.06.2006.
«Мөселманнар саны ел саен арта бара. Хәзер алар — җирле халык, Төркиядән, Иордания һәм Сүриядән күченеп кайткан , шулай ук Урта Азиядән килгән хезмәт мигрантлары. Бәйрәм намазларына меңгә кадәр кеше җыела. Җомга намазына килгән барлык мәхәллә кешеләре өчен урын җитми. Кешеләр урамда дога кылырга, салкын бетонда утырырга мәҗбүр. АР МДН мәчет төзелешенә кагылышлы барлык мәсьәләләрне — бинаны финанслау мәсьәләсеннән алып төзелеш планына кадәр, хөкүмәт белән килештерергә әзер. Әгәр кемнедер манара һәм гөмбәз борчыса, ахыр чиктә, без бары тик бина төзи алабыз»,- ди Салих (Станислав) Кварацхелия Салих Кварацхелия: «Люди вынуждены молиться на улице». Группа Кавказ. Одноклассники.
Сылтамалар Абхазия мөселманнарының бердәм Диния нәзарәте рәсми сайты Абхазия мөфтие Тимур Дзыба Сухум мәчете турында. 26.05.2019 (видео, 7:27) Сухумида Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр. sputnik-abkhazia.ru, 24.09.2015 Ислам в Абхазии. dic.academic.ru. Салих Кварацхелия. Ислам в Абхазии. стр.26. rulit.me Ислам в Абхазии. ВКонтакте
Моны да карагыз Сухуми мәчетендә Ураза бәйрәм (YouTube видео, 2:33) Сухуми мәчетендә Корбан бәйрәм (YouTube видео, 6:02)
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:1999 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Абхазия мәчетләре Төркем:Сухуми