Өмме Хәрам мәчете, шулай ук Хала Солтан Ханәге (; ) — Кипр Республикасының Ларнака шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, мәчет. Мөхәммәт пәйгамбәрнең сәхабәсе Губәйдә ибн әс-Сәмит () хатыны Өмме Хәрам (Хала Солтан) исеме белән аталган Umm Haram bint Milhan. idealmuslimah.com.
Урыны Хала Солтан Ханәге (тәкиясе)Тәкия — суфилар яки тәрикать җыелышлары өчен махсус билгеләнгән бина Кипр Республикасының башкаласыннан 34 км ераклыктагы Ларнака шәһәреннән көньяк-көнбатышка таба 6 км ераклыкта урнашкан Ларнака тозлы күленең көнбатыш ярында урнашкан. Бу — Кипрның төп мөселман объекты һәм ислам диненең иң әһәмиятле урыннарының берсе.
Тарих
Мәчет кабер өстендә төзелгән. Ул кабер — риваять буенча, 649 һәм 650 елларда Кипрга ике һөҗүмне җитәкләгән Могавиянең хатыны Өмме Хәрам кабере. Өмме Хәрам утрауга килгәч, бәхетсезлеккә очрап (аттан егылып төшеп) вафат була. Аны вафат булган урынында җирләгәннәр. Кипр Госманлы империясе кул астында булганда, каберне XVIII гасырда шәех Хәсән исемле дәрвиш табып ала һәм, хакимияттән рөхсәт алып, 1760 елда каберлек тирәсен койма белән уратып алып, аны бизи. 1787 елда кабер тирәсендә торак йортлар һәм сулык төзелгән.
Мәчетнең госманлы архитектурасы стилендәге хәзерге күренешен булдыру 1817 елда төгәлләнгән.
Госманлы империясе кораблары Ларнака янында тәкияне туптан атып сәламләгән Restored Mosque Brings Hope for Cyprus Ethnic Divide. Arab News, 20.12.2005.
Тәкияне су белән тәэмин итү системасы Төркия солтаны (1876—1909) Габделхәмит II күрсәтмәсе белән булдырылган.
Манарасы 1959 елда ремонтланган.
1974 елда утрау ике дәүләткә (Кипр Республикасы, Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте) бүленгәч, мәчет ябылган. 2019 елдан гамәлдә. 2004 елда ярдәмче биналар ремонтланган.
Тасвирлама Гөмбәзгә охшаган мәчет сары таш блоклардан, квадрат формада итеп төзелгән.
Ислам комплексы мәчеттән, мавзолейдан, манарадан, зираттан (җирләү өчен 1899 елда ябылган, биредә утрауның элекке төрек хакимияте башлыклары җирләнгән), ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен торак биналардан тора.
Мәчет каршында 1796—1797 елларда төзелгән сигез почмаклы фонтан урнашкан. Галерея
Сылтамалар Hala Sultan Tekke. Republic of Cyprus, Ministry of Transport, Communications and Works. Department of Antiquities
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:1817 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Кипр мәчетләре