Фридрих фон Эсмарх (, , — , ) — Алмания хирургы, хәрби табиб, профессор (1857), асептика һәм антисептика пионерларының берсе.

Табиб гаиләсендә туган. Кил һәм Гөттинген университетларын тәмамлагачтын Кил шәһәрендә эшләгән; 1854-1898 елларда Кил университеты хастаханәсе директоры. Франция-Пруссия сугышы вакытында (1870-1871) хәркәттәге Алмания гаскәренең баш табибы. 1895 елдан Алмания самаритяннар берлегенең шәрәфле рәисе. Эсмарх уйлап тапкан әйберләр: кан туктагыч бау, эластик бинт, наркоз битлеге, Эсмарх кружкасы (клизма), Эсмарх кайчысы һ.б. нәрсәләр.

Искәрмәләр