Акбаш чомга () - чомгасыманнар отрядының чомгалар гаиләсенә караган су кошы. Төньяк ярымшарда, күберәген урман зонасында таралган, әммә шулай ук төньяк куаклыклы тундраларга һәм көньяк чүлләргә чаклы үтеп керә. Күзгә ташланып бармаган кош ялгыз, яки пар белән очрый, оя ясау чорда кече сирәк күч барлыкка китерә. Күп вакытын су өстендәге камышлыкта, күрәнлек үткәрә. Хәвеф туганда үлән арасында посып калырга тырыша яки, чумып кача. Үрчү мизгеле ареалның көньяк өлешендә — апрелдән июлгә кадәр, төньяк өлешендә — майдан августка кадәр. Гадәттә, 3-4 ак йомырка була. Күчер кош. Кышны диңгезнең катмас өлешендә үткәрә. Җилсезлек көчле дулкынлану югында чагыштырмача сай урыннарда, яки туңмаган күлләрдә азык таба.

Таралуы Евразияда һәм Төньяк Америкада оялау өлкәсе берничә участкадан тора. Лапландия, Якутияда, Чукотка һәм Аляска тундрасында, Каспий, Арал яны һәм Аризона чүлләренә хәтле төрле климат зоналарында оя кора.

Искәрмәләр

Төркем:Чомгасыманнар