Сак-Сок (, ) — татар, башкорт һәм чуашСофронова И. В. Традиции восточной поэзии в чувашской лирике: учеб. пособие. Изд-е 2-е, доп. Чебоксары: Издательство Чувашского университета, 2008. 176 с. халык бәете. Эпик‑драматик характердагы бәет. Мифологик бәетләргә карый.

Тарихы «Сак-сок» бәетенең алтмыштан артык варианты билгеле.Галин Г.С. Башкирские баиты и мунажаты: тематика, поэтика, мелодика. Уфа, 2006. Беренче тапкыр 1909 елда З.Өммәтинең «Башкорт типтәрләренең җыр, бәетләре» җыентыгында бастырыла.Өммәти З. Башкорт типтэрлеренен жыр, бэетлэре. Уфа: Шарык, 1909. 28 б.

Кайбер вариантлары Н.Д.Шоңкаров һәм Х.С.Вәлиева тарафынннан «Башкорт халык иҗаты. Бәетләр.» китабында 1968 елда дөнья күрәБашкорт халык иҗаты. Ривәятләр, легендалар. Уфа, 1997..

Тавил Хаҗиәхмәтов иллюстрацияләре белән беренче тапкыр 1990 елда бастырыла.

Татар композиторы Ш.К.Шәрифуллин 1999 елда татар, өлешчә чуаш һәм башкорт вариантларыннан җыелган көйле «Сак-сок бәете» китабын бастыра.Шарифуллин Ш. К. Баит «Сак-Сок». Казань: Татарское книжное издательство, 1999. 127 с.

2002 елда татар язучысы Рабит Батулла бәет көенең 14 вариантын җыюга ирешеп, «Сак-Сок» драмасын яза.

Сюжеты Сак белән Сок — гомер барча бер‑берсен эзләп таба алмаган кошлар. Бәетнең сюжеты нигезендә — гаилә-көнкүреш драмасы. Улларының үзара бер‑берсе белән килешә алмый сугышуына ачуы килгән ана аларның кошларга әверелүен тели. Каргышы үтәлә һәм балалары туган йортларын мәңгегә ташлап китә.

Төзелеше Бәет балаларның монологы формасында корыла. «Сак-Сок» бәете көе квадрат структуралы, кече диапазонлы (дема), мелодикасы көйле, көйләп сөйләүгә тартым. Лады — мажор пентатоника, көе түбәнәя барган секвенция корулы.

Экранлаштыру

Бәет сюжеты буенча кинорежиссер А.Ю.Аскаров тарафыннан 2015 елда «Башкортстан» киностудиясендә «Ана» () фильмы төшерелгән.В Уфе режиссер Айнур Аскаров представил свой новый художественный фильм «Пусть ветер унесет мои слова».

Чыганаклар

Памятники татарского народного музыкального искусства. Сак-Сок. Казань: Татарское книжное издательство, 1999. 127 с. Башкортостан: Краткая энциклопедия. — Уфа: Научное издательство «Башкирская энциклопедия», 1996. 672 с. С. 115.

Искәрмәләр

Төркем:Татар халык бәетләре