Рәшит Фәхретдин улы Насретдин (1920 елның 14 июле, Актук авылы, Түбән Новгород өлкәсе, Совет Русиясе — 28 август 2010 ел, Хельсинки шәһәре, Финляндия) — фин татар фотографы, җәмәгать эшлеклесе.[räshid-nasretdin Blomqvist, Jorma. Valokuvaaja ikuisti Helsingin olympiatulen sytytyksen. Helsingin Sanomat. 17.9.2010.]Әтисенең исеме - Хельсинки Ислам зираты, кабер ташы

Биографиясе Рәшит Насретдин 1920 елның 14 июлендә Түбән Новгород губернасы Актук авылында туа. Насретдин Финляндиягә ике яшьтә килә һәм Лаппеэнранта шәһәрендә яши, 1939 елда Хельсинкига күчеп килә. Алдан техник училищеда биналар төзелеше буенча укый, соңрак укуын «Koulukuvaus Oy» компаниясе хуҗасы булган курсташы йогынтысында фоторәсемнәр буенча дәвам итә. Насретдин студиясе ул вакытта Хельсинкида, Касармикат ягында, 34 йортның эчке ишегалдында, шәһәрнең иске өлешендә урнашкан була.

Насретдин 1952 елда Хельсинкида узган Олимпиадада Олимпия факелы белән йөгерүче Пааво Нурмины төшерә. Йөзләгән тапкыр басылган сурәт авторлык хокуклары буенча совет карары нигезендә әсәр булып тормаган дип табыла. Насретдин һәм аның хатыны «Nasakuvaa» дигән гаилә фотография бизнесы белән кырык елдан артык идарә иткән. Насретдин 1987 елда берничә тапкыр рәссамар бүләге һәм пенсиясе белән бүләкләнә.

Насретдин танылган шәхесләрне, көндәлек тормышны һәм спорт вакыйгаларын камерага төшерә. Танылган финннәр арасында Стольберг һәм Урхо Кекконен, архитектор Алвар Аалто, скульптор Вяйнё Аалтонен, актер Тауно Пало. Чит ил кунаклары арасында принц Цунэёси, принцесса Сибилла, совет эшлеклесе Николай Булганин, актер Грегори Пек һәм композитор Рөстәм Яхин.https://intertat.tatar/news/r-st-m-yahin-turynda-yomshak-k-elle-tyynak-tabigatle-m-zyyaly-ide

Гаиләсе Насретдин Хәбибән Насретдингә өйләнгән. Кызы — Сәйяр, улы — Самил, алар икесе дә әтиләренең эшен дәвам итәләр. Хәзерге вакытта Самил үзенең әтисенең «Nasakuva Oy» компаниясенә ия.

Чыганаклар Harry Halén, Suomen tataarit [The Finnish Tatars.] ln: Suomi-Maa, kansa,kulttuuri. Laura Kolbe & Markku L,öytönen, eds. Helsinki: Suomalaisen Kirjallisuuden Seura, 1999, pp. 327–344. Rashid Nasretdin: Kaikki alkoi itseotetusta omasta hääkuvasta, teoksessa. Laine, Tapio & Vivolin, Asko. Aikavalotuksia, Valokuvausalan tarinoita aikalaisten kertomina. 2001. 128–131. Tapio Laine Mediapalvelut. ISBN 978-951-98796-0-4.

Искәрмәләр

Төркем:Җәмәгать эшлеклеләре Төркем:Финляндия татарлары Төркем:Финляндия эшмәкәрләре Төркем:Фотографлар